Авыл Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1894 елда мулла Фазыл Рәхмәтуллин акчасына (тюрколог Рәшит Рәхмәти Аратның бабасы) мәчет һәм мәдрәсә ачыла.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, су тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире (Яңа Өҗем авылы җирләрен дә кертеп) 1855 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Царёвококшай (1919 елга кадәр – Краснококшай) өязе Кышлау Киме волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1935елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Өҗем авыл җирлеге составына керә.

1917 елдан соң авылда клуб (мәчет бинасында), 1920 елларда башлангыч мәктәп ачыла, 1930 елда – җидееллык (1959 елда яңа бина төзелә), 1961 елда – сигезьеллык, 2000 елда – урта, 2014 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1994 елга кадәр мәктәп каршында укучылар өчен интернат эшли.

1930 елда авылда колхоз оештырыла (беренче рәисе – Х.Фәизов), 1943 елда – 1 май исемендәге, соңрак – М.Җәлил исемендәге, аннары “Ташчишмә” колхозы итеп үзгәртелә. Халкы күбесенчә “Күшәр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда тулы булмаган урта мәктәп, клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар. 2016 елда мәчет ачыла.

Авылның әйләнә-тирәсендә XVI–XVII йөзләрнең эпиграфик истәлекләре – кабер ташлары сакланган. Азелино культурасына караган каберлек ачыклана. 

Күренекле кешеләре

Рәшит Рәхмәти Арат (1900–1964) – тюрколог, филология фәннәре докторы, 1920 елдан Кытай, Германия, Төркия, Бөекбританиядә яши һәм эшли;

Гасыйм Лотфи (1900–1991) – язучы, тәрҗемәче, А.П.Чехов, Б.Полевой хикәяләрен, М.Горькийның “Әкиятләр”ен татар теленә тәрҗемә итә.

Халык саны

1782 елда – 115 ир заты;
1859 елда – 1177,
1897 елда – 968,
1908 елда – 1541,
1920 елда – 913,
1926 елда – 865,
1938 елда – 737,
1949 елда – 455,
1958 елда – 364,
1970 елда – 328,
1979 елда – 261,
1989 елда – 204,
2002 елда – 201,
2010 елда – 196,
2015 елда – 178 кеше (татарлар).