Эчтәлек

Авыл 1678 елдан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2108 (Шашы Пүчинкәсе авылы җирләрен дә кертеп) дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Царёвококшай (1919 елга кадәр – Краснококшай) өязе Кышлау волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Күңгәр авыл җирлеге үзәге.

1930 елда авылда “Удар” колхозы оештырыла. 1951 елда “Чулпан” колхозы (Түбән Шашы авылы) составына керә. 1957 елда “Искра” колхозы итеп үзгәртелә. 1959 елда – “Тугай” (Күшәр авылы), “Мөндеш” колхозлары белән, 1960 елда М.Вахитов исемендәге (Таш Чишмә авылы) һәм “15 лет Октября” (Мукшы авылы) колхозлары белән берләштерелә. 1993 елда “Искра” колхозын бүлгәндә авыл “Күңгәр” колхозы составына керә, 2003 елдан “Күңгәр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. 1966 елда урта мәктәп ачыла. Халкы күбесенчә шул кооперативта эшли, кырчылык, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Авылда урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, мәчет (2012 елдан) бар.

Халык саны

1782 елда – 110 ир заты;
1859 елда – 724,
1897 елда – 950,
1908 елда – 865,
1920 елда – 843,
1926 елда – 859,
1938 елда –928,
1949 елда – 458,
1958 елда – 394,
1970 елда – 388,
1979 елда – 346,
1989 елда – 271,
2002 елда – 278,
2010 елда – 281,
2015 елда – 266 кеше (татарлар).