Географик урыны

Татарстан Республикасының төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Төньяк-көнбатышта Татарстанның − Биектау, төньякта – Арча, төньяк-көнчыгышта – Саба, көньяк-көнчыгышта – Балык Бистәсе, көньяк-көнбатышта Лаеш районнары белән чиктәш.

Гомуми мәгълүмат

Оештырылу вакыты – 1930 елның 10 августы.

Район үзәге – Питрәч авылы.

Мәйданы – 1290,4 кв.км.

Халык саны 2022 елда – 53730 кеше.

Милли состав:

Торак пунктлар саны – 74.

Тарихы

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан һәм Лаеш өязләренә керә. 1920 елдан − ТАССРның Арча һәм Лаеш кантоннарында, 1927 елдан − ТАССРның Арча кантонында һәм Балык Бистәсе районында.

1860 елларның икенче яртысына кадәр өяз административ яктан 3 станга (үзәкләре – Арча шәһәре, Пермяк, Югары Бирәзә авыллары) һәм 10 волостька (Алат, Арча, Олы Мәңгәр, Олы Сәрдек, Ключи, Кече Лызи, Мәмсә, Мәмдәл, Рождествено, Столбище) бүленә.

Аннары волостьлар саны 20 гә җитә, алар 4 станга бүленә. Беренче станга (үзәге – Царицыно, соңрак Воскресенский, Клыковская Стройка авыллары) – Воскресенский, Кощак, Колай, Столбище, икенче станга (үзәге – Чыпчык авылы) – Олы Әтнә, Олы Мәңгәр, Мүлмә, Собакино, Чыпчык, өченче станга (үзәге – Арча шәһәре) – Арча, Балтач, Кармыш, Мәмсә, Түбән Кишет, дүртенче станга (үзәге – Берновый Кавал, аннары Седмоозёрка авылы) – Алат, Ильинский, Каймар, Кавал, Кукмара, Суыксу волостьлары керә.

Лаеш өязенең станнар һәм волостьлар саны үзгәреп тора. 1903 елга кадәр − 2, аннары − 3, 1914 елга 4 станга бүленә. XIX йөз ахырында – XX йөз башында беренче станга (үзәге – Шуран авылы, аннары Лаеш шәһәре) – Алексеевск, Анатыш, Астраханка, Державино, Зюзино, Масловка, Саралан, Тимерче, Чырпы, икенче станга (үзәге – Карабаян, аннары Казиле, Сәрдә авыллары) – Аркатау, Бәтке, Олы Кибәхуҗа, Казиле, Карабаян, Пановка, Уракчы, Черемыш, Шомбыт волостьлары карый. Һәр стан 5 полиция участогына бүленә.

Халкы башлыча игенчелек, терлекчелек, бакчачылык, умартачылык, балыкчылык, киндер туку, шулай ук тегүчелек, тире иләү, мич чыгару, кирпеч сугу, балта эше, түбә ябу һәм башка читкә китеп эшләү кәсепләре белән шөгыльләнә. Тимерчелек, чүлмәкчелек, паркет ясау үсеш ала (барсы да − Питрәч авылында).

1920 елда Лаеш өязенең 18 волосте җирлегендә Лаеш кантоны оештырыла, ул исә 9 волостька бүленә: Олы Солтан, Күгәрчен, Нармонка, Яңа Арыш, Пановка, Балык Бистәсе, Саралан, Теләче, Чырпы. Элеккеге Казан өязенең 20 волосте җирлегендә 1920 елда оештырылган Арча кантоны 1929 елда 15 волостька бүленә: Арбор, Арча, Әтнә, Балтач, Дөбъяз, Калинин, Кишет, Күлле Киме, Мәмсә, Мәмдәл, Пановка, Питрәч, Тукай, Теләче, Чүриле. 1930 елдагы районлаштыру вакытында Пановка һәм Питрәч волостьлары Питрәч районына керә.

1930 елның 10 августында Питрәч районында 60 авыл советы, 119 торак пункт, 57467 кеше (шуларның 40123 е – русслар, 17344 е – татарлар) исәпләнә.

Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. 1935 елда территориясенең бер өлеше яңа оештырылган Биектау һәм Теләче районнарына бирелә. 1940 елда Питрәч районы территориясе − 1038 кв.км, халкы 35 мең кеше тәшкил итә, 30 авыл советы, 87 торак пункт исәпләнә. 1959 елның 12 октябрендә районга таркатылган Теләче районының бер өлеше кушыла.

1960 елда Питрәч районының мәйданы 1265,4 кв.км тәшкил итә, 12 авыл советы, 107 торак пункт керә.

1963 елның 1 февралендә административ берәмлекләрне эреләндерү нәтиҗәсендә, Питрәч районына Лаеш районы, Биектау һәм Балык Бистәсе районнарының бер өлеше кушыла. Районның мәйданы – 5147 кв.км, халкы −130,3 мең кеше, 58 авыл советы, 326 торак пункт исәпләнә. Лаеш, Биектау һәм Балык Бистәсе районнары кабат торгызылгач (1965 елның 12 гыйнвары), Питрәч районы территориясе 1352 кв.км, халкы – 37,9 мең кеше тәшкил итә, 14 авыл советы, 105 торак пунктны берләштерә.

2022 ел башында халык саны 53730 кеше (2010 елгы халык санын исәпкә алу мәгълүматлары буенча, татарлар – 57,2%, русслар – 40,5%, чуашлар – 0,4%, украиннар – 0,4%) тәшкил итә. Халыкның уртача урнашу тыгызлыгы − 1 кв.км га 41 кеше.

Административ-территориаль бүленеше

Районга 21 авыл советына берләшкән 74 торак пункт керә:

  • Белкино (Белкино, Кудаш Иле, Чёртово авыллары),
  • Богородский (Богородский, Гильдеево, Камыш, Көек, Черниково авыллары, Беренче Май, Ильинский поселоклары),
  • Екатериновка (Екатериновка, Александровка, Нептун, Урта Дәүләтъяр, Югары Дәүләтъяр, Яңа Никольский авыллары),
  • Кавал (Кавал, Урывкино, Чуча авыллары),
  • Керәшен Сәрдәсе (Керәшен Сәрдәсе, Иксуар, Колкамәр авыллары),
  • Кибәк Иле (Кибәк Иле),
  • Кибәче (Кибәче авылы),
  • Колай (Колай, Арышхаздә, Олы Дүртөйле, Тогашево авыллары, Карповка поселогы),
  • Кощаково (Кощаково, Званка, Иске Кощаково, Царево авыллары, Барсил поселогы),
  • Күн (Күн, Әлбәдән, Кызыл Яшьләр авыллары),
  • Ленино-Кокушкино (Ленино-Кокушкино, Змеево, Олы Бутырка, Салкын Чишмә, Черемыш авыллары, Үшнә поселогы),
  • Надеждино (Надеждино, Аркатау, Петрово, Урта Ия авыллары),
  • Пановка (Пановка, Новоселок авыллары),
  • Питрәч (Питрәч, Олан Иле, Шихазда авыллары, Кече Пүчинкә поселогы),
  • Пимәр (Пимәр, Олы Норма, Юныс авыллары),
  • Татар Казысы (Татар Казысы, Казиле авыллары),
  • Тау Иле (Тау Иле, Княжа, Рус Тау Иле авыллары),
  • Чыты (Чыты, Иске Йорт, Селәнгеш авыллары),
  • Шәле (Шәле, Люткино, ТатЦИК исем. авыллар),
  • Шигали (Иске Шигали, Яңа Шигали авыллары),
  • Янсуар (Янсуар, Нырсуар, Раевка, Талкыш, Тегермән Тавы авыллары).

Геологик төзелеше

Район территориясе Көнчыгыш Европа платформасының көнчыгышы өчен типик булган икеяруслы төзелеш белән характерлана: платформаның кристаллик нигезе − архей, башлангыч-урта протерозой яшендәге җыерчыклы-метаморфик токымнардан, утырма тышлыгы палеозой (девон, ташкүмер һәм Пермь), неоген һәм дүртенчел чор токымнарыннан тора.

Фундаментның юылган өслегендә девон системасы токымнары ята. Аларның нигезендә комташлар, алевролитлар һәм аргиллитлар, өстәрәк – известьташлар, гипс һәм ангидрит катламнары белән доломитлар өстенлек итә.

Девон утырмаларында балчык катламнары һәм комташлар, гипс оялары булган карбонатлы токымнар өстенлек итүче ташкүмер системасы ятмалары урнашкан.

Пермь токымнары һәркайда үсеш алган, 348 м га кадәр калынлыктагы түбән (Урал буе), урта (биармия) һәм югары (татар) бүлекләрдән гыйбарәт.

Түбән Пермь утырмалары ташкүмер катламнарында яталар һәм 95 тән 180 м га кадәр калынлыктагы ассель, сакмар һәм Уфа ярусларыннан тора.

Пермь системасының урта бүлегендә Казан һәм 194 м калынлыктагы Уржум яруслары билгеләнә. Доломит һәм саргылт-соры, соры, пелитоморфлы, кремнийлашкан известьташлардан, балчык һәм мергельләрдән торучы түбән Казан асъярусы утырмалары Мишә елгасы үзәне өслегендә яталар.

Югары Казан асъярусының (Идел буе горизонты) калынлыгы 130 м га җитә. Нигездә, ул лагуналы утырмалардан тора. Түбәнге өлеше − доломит катламнары булган ангидритлардан, кайвакыт – таштоздан; өстәгесе ангидрит һәм гипс катламнары булган известьташлар, доломит, мергельләрдән гыйбарәт.

Уржум утырмалары киселешендә көрән, кызгылт-көрән, кызыл балчыклар һәм яшькелт-соры, зәңгәрсу-соры, катламлы комташлар өстенлек итә. Калынлыгы − 55 м га кадәр.

Мишә елгасының элеккеге юлы үзәнендә неоген системасы (плиоцен) утырмалары киң таралган. Киселешнең түбәнге өлеше – кара-соры, кайвакыт көрән балчыклардан, өске өлеше кварцлы комнар һәм комсыл балчыклардан тора.

Субүләрләрдә һәм сөзәклекләрдә дүртенчел чор утырмаларыннан аеруча элювиаль һәм делювиаль катламнар киң таралыш алган. Урыны-урыны белән известьле, кайвакыт карбонат бүлендекләре белән көрән, кара- һәм аксыл-көрән, саргылт-көрән, көрән-соры комсыл балчыклар, катлам төбендә вакташлы һәм эре комлы известьташ, мергель, комташлар өстенлек итә. Элювиаль һәм делювиаль утырмаларның калынлыгы субүләр түбәләрдә 0,5−1,5 тән сөзәклек итәкләрендә 14 м га кадәр җитә.

Рельеф

Питрәч районы Идел-Вятка эрозияле-денудацион плато чикләрендә урнашкан, елга үзәннәре, ерымнар һәм сызалар белән нык ергаланган рельефы чагыштырмача биек булмаган җиңелчә калкулыклыктан гыйбарәт.

Өслекнең абсолют билгеләре Мишә елгасы үзәнендә 55−60 м дан субүләрләрдә 170−193 м га кадәр үзгәрә.

Мишә елгасы һәм аның кушылдыклары белән плато субүләрләргә һәм, нигездә, көньяк-көнбатыш юнәлештәге субүләр рәтләргә бүлгәләнгән. Составында комсыл балчык, эре ком һәм вакташ булган элювиаль-делювиаль катламнарның артык калын булмаган тышлыгы астында комташ, балчык, алевролит, мергель һәм известьташлар ята. Эрозия белән уртача бүлгәләнү тирәнлеге − 120,5 м, ерым челтәренең тыгызлыгы – 0,3 км/кв.км, сызалар челтәренең тыгызлыгы 0,7 км/кв.км тәшкил итә. Пимәр авылы янында, Иске Йорт, Колкамәр һәм Чыты авылларыннан көньяктарак, Кибәче һәм Черемыш авылларыннан көбатыштарак аеруча тирән ерымнар урнашкан.

Пермь известьташлары һәм доломитлары, күпмедер дәрәҗәдә гипсларның эрүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән рельефның карст формалары, Сеин һәм Норма елгалары субүләрендә, Белкино авылыннан көньяк-көнчыгыштарак шактый үсеш алганнар.

Файдалы казылмалар

Район территориясендә известьташ, балчык, вак чуерташ, ком һәм торф чыганаклары эшкәртелә.

Питрәч районында балчыксыл чималның 8 чыганагы бар – Званка, Көек, Пановка, Шигали, Олан Иле, Кощаково, Питрәч I, Питрәч II.

Субүләрләр һәм елга үзәннәре сөзәклекләрендәге элювиаль-делювиаль утырмаларда урнашканнар; тикшерелгән запаслар буенча кечкенә чыганакларга керәләр. Файдалы катлам комсыл балчыктан, коңгырт һәм төрле төсмердәге көрән балчыклардан гыйбарәт.

20 известьташ чыганагы ачыкланган, аларны исә төзелеш һәм агрохимик чимал буларак кулланырга мөмкин. 4 чыганак үзләштерелә – Ия, Тау Иле, Надеждино, Селәнгеш.

Мишә елгасы үзәнендә ком чыганклары тикшерелгән.

Район территориясендә 17 торф чыганагы урнашкан, аларның күпчелеге кечкенә яисә эшкәртелеп беткән чыганкларга керә.

Климаты

Район территориясенә карлы салкын кыш һәм җылы җәй булган уртача континенталь климат хас.

Казан-Опорный метеорология станциясе мәгълүматлары буенча, 1966−2004 елларда уртача еллык һава температурасы 4,1оС тәшкил итә. Июль − иң җылы (уртача айлык температура 19,8оС), гыйнвар иң салкын (уртча айлык температура -11,8оС) ай булып санала. Абсолют максимум һава температурасы − 36,1оС, абсолют минимум − -45,1оС.

Уртача еллык атмосфера явым-төшем күләме − 548 мм, шуның 368 мм ы (67%) елның җылы вакытына (апрель−октябрь) туры килә. Тотрыклы кар капламы ноябрь уртасында хасил була, апрельнең икенче ункөнлегендә эреп бетә. Кар капламының уртача биеклеге 51 см (26−80 см).

Ел дәвамында көньяк һәм көнбатыш юнәлештәге җилләр (36%) өстенлек итә.

Су ресурслары

Район территориясенең шактый зур өлеше Мишә елгасы бассейнының субүләр чикләрендә урнашкан, ул исә Кама елгасының уң кушылдыгы булып тора һәм Куйбышев сусаклагычының Кама култыгына коя. Район территориясен 84 км озынлыкта төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба кисеп үтә. Күпсанлы кушылдыклар, сыза һәм ерымнар белән ергаланган калкулыклы тигезлектән ага. Елга челтәренең тыгызлгы 0,35 км/кв.км га, үзәненең киңлеге берничә йөз метрдан 6 км га җитә. Елганың озынлыгы 186 км, су җыелу мәйданының урманлылыгы 4,2 мең кв.км. Елга тамагында суының уртача күпьеллык чыгымы 17,9 куб.м/с. Питрәч авылы янында 1979 елда суының иң зур чыгымы 1400 куб.м/с күзәтелә. Еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 162 мм, язгы ташу вакытында 113 мм, ул 30−35 көн дәвам итә.

Район территориясендә Мишә елгасының берничә кушылдыгы бар, аеруча зурлары – Норма (40 км), Нырсы (33 км), Сула (23 км), Шемелка (17 км), Кибәче (14 км).

Районның көньяк өлеше Кама елгасының уң кушылдыгы Әшнәк елгасы бассейнында урнашкан. Елга башы Питрәч районының Нептун авылыннан 1 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Озынлыгы 36,5 км, шул исәптән Питрәч районында 10 км. Су җыелу бассейнының мәйданы 309 кв.км. Тигезләнгән яссы, көньякка таба авыш тигезлектән ага. Үзәне асмметрияле, киң (2−3 км) тамак өлешендә биек (40−50 м) Кама террасалары күзәтелә. Елга юлы бормалы, тармакланмаган, тар (5−8 м). Еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 160 мм, шуның 120 мм ы язгы ташу вакытына туры килә, 25 көн дәвам итә.

Районның көнбатыш өлеше Казансу елгасының сул кушылдыгы Нокса елгасы сулары белән дренажлана. Елганың озынлыгы 44 км, район чикләрендә 19 км. Су җыелу бассейнының мәйданы 215 кв.км. Елганың уртача киңлеге 1,0−1,5 м, тирәнлеге – 0,5−1,0 м, агым тизлеге − 0,1 м/с.

Тулаем алганда, район елгалары өчен язгы ташуның көчле булуы хас, ул 26−28 көн дәвам итә. Шушы вакытка еллык агымның 60% ка кадәре туры килә. Җәен һәм көзен коеп яуган яки пыскак яңгырлардан соң, берникадәр суның күтәрелүе күзәтелә. Көз ахырында көзге-кышкы челлә − суның түбән биеклеге урнаша. Ноябрьнең икенче ункөнлегендә боз капламы хасил була, ул уртача 130−155 көн дәвам итә. Туену чыганаклары буенча, күбесенчә, язын зур күләмдә кар һәм эрегән кар сулары керү исәбенә туенучы елгаларга керәләр.

Район территориясендә, нигездә, Мишә елгасы тугаенда күп санлы кече күлләр урнашкан. Алар − мәйданы 3 га дан артмаган, элеккеге елга юлларында сакланып калган озынча формадагы күлләр.

Сазлыкларның гомуми мәйданы 250 га тәшкил итә, күбесенчә уйсу һәм арадаш типтагылар.

Туфрак

Район территориясенең шактый өлешен (85% ка якынын) ике − аксыл-соры һәм соры урман астипларыннан торучы соры урман туфраклары алып тора. Норма елгасының уң- һәм сулъяк, Мишә елгасының сулъяк ярлары буенда, Норма елгасы тамагыннан түбәндәрәк, көньяк-көнчыгышта һәм уңъяк яр буенда, районның көньяк-көнбатышында таралганнар. Соры урман туфраклары аеруча зур күләмдә районның төньяк-көнбатышында, субүләрләрдә һәм сөзәклекләрнең аскы өлешләрендә, Мишә елгасының уң кушылдыклары – Сула һәм Шемелка бассейнында формалашкан.

Район территориясендә кәсле-көлсу туфраклар шактый таралыш алган. Аллювиаль утырмалар яткан калкулы сулъяк Мишә террасаларын кәсле- җиңелчә көлсу туфраклар били. Үшнә елгасы бассейнында, Сула һәм Шемелка, Сеин һәм Норма елгалары субүләрендә, Нокса елгасының уңъяк ярында кәсле-уртача көлсу туфраклар хасил була.

Известьле токымнар чыккан урыннарда кәсле-карбонатлы туфраклар ята. Кибәче елгасының сулъяк яры һәм Мишәнең уңъяк яры буйлап составында известьле вакташ булган кыскараган профильле кәсле-карбонатлы туфраклар таралган.

Пермь известьташлары һәм мергельләре элювиендә селтесезләнгән кәсле-карбонатлы һәм көлсуланган туфраклар формалашкан, соры урман туфраклары арасында зур булмаган участоклар булып бөтен территориядә очрыйлар.

Елга тугайларында җиңелчә бөртекле туендырылган аллювиаль кәсле туфраклар үсеш алган.

Флора

Район Идел-Кама төбәгенең төньякка хас чыршы катнаш киң яфраклы урманнар, үзәнлекләрдә нарат-киң яфраклы һәм нарат-үләнле урманнар үскән калкулыклы-тигезлектә урнашкан. Районның шактый өлешен авыл-хуҗалыгы җирләре били.

Районның урман фонды мәйданы 7,2 мең га, бу исә территориянең 12,1% ын тәшкил итә. Киң яфраклы-ылыслы урманнарда төп урман барлыкка китерүче токымнар − имән, юкә, өрәңге, нарат, чыршы, каен, үсә. Куаклыкларда чикләвек куагы, шомырт, миләш, гөлҗимеш таралган. Үлән капламында гади сәрдә, Европа тайтоягы, имәнлек яушаны, тәңкәяфрак һәм башкалар очрый.

Мишә елгасының сулъяк ярында наратлыклар таралган. Беренче ярус 1−2 бонитет классына караучы гади нараттан тора. Икенче яруста имән, юкә, каен, усак очрый. Куаклык хасил итүчеләр − чикләвек куагы, кабар агачы, зелпе, гөлҗимеш. Үлән ярусында сәрдә, гаҗәеп миләүшә, йолдызак, камышсыман чәчбай, каурыйсыман кыска сабак һәм башка үсемлекләр үсә.

Елга тугайларында кыяклы-төрле үләнле уйсулык болыннары таралган, аларда кылчыксыз сүсән, болын йончасы, болын яраны, болын тукранбашы, колмаксыман люцерна һ.б., шул исәптән сирәк төрләр – сөңгесыман какалия, Урал төймәчәчәге үсә.

Тулаем алганда, районның үсемлекләр дөньясы көпшәле үсемлекләрнең 819 төрен үз эченә ала. Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән төрләрдән: гади мүк җиләге, дару песи борчагы, ап-ак төнбоек, чын кәккүк читеге, иткызыл бармактамыр, ике яфраклы төнге миләүшә, Альп су кәбестәсе, биек аю табаны, төз тәпичә, күләгә миләүшәсе билгеләнә.

Фауна

Хайваннар дөньясында тайга (суер, боҗыр, тиен, кайвакыт аю), шулай ук киң яфраклы урманнар вәкилләре (кабан, кәҗәболан һ.б.) очрый. Урманнарда кара сасы көзән, бурсык, Америка чәшкесе, сукыр тычкан, бүре, селәүсен яши. Тиен, сукыр тычкан, ак куян, сусар кәсәбәчелек әһәмиятенә ия. Кимерүчеләр очрый: урман тычканы, җирән муенлы тычкан, кыр тычканнары, әрлән.

Кошлар киң таралган: кызылтүш, шәүлегән, сайрар миләш чыпчыгы, деряба, ак кашлы миләш чыпчыгы, кечкенә, уртача зурлыктагы, чуар һәм ак аркалы тукраннар, ысылдавык кош, соры һәм чуар чебенче кош, сандугач, зур, озын койрыклы, бүрекле песнәк, урман күгәрчене, әберчен, бүдәнә карчыгасы, тавык карчыгасы, көртлек, суер. Урман буйларында урман тургае, солы чыпчыкларының берничә төре, һөдһөд кошлар оя кора.

Соры кыр тычканы, кыр тычканы, соры әрлән, гади әрлән, үр куяны ачык киңлекләрдә яшәүче даими вәкилләр. Җәйге чорда ачык киңлекләрнең фаунасы төрле кош төрләренә бай: тургайлар, бытбылдык, болын купшысы, кыр һәм дала карчыгасы, күк карга, каракош, шөпшәашар.

Су кошлары үз эченә сыбызгы чүрәкәй, кыр үрдәге, соры үрдәк, кызыл башлы чумгалак, ала чумгалак, куликлар, акчарлаклар, крачкалар, күлбога, кугыч, саз карчыгасы, ак маңгайлы каз, челән, камыш чыпчыклары, кашкалак, чомганы ала.

Су киңлекләрендә яшәүче имезүчеләр − җофар (РФнең Кызыл китабына кертелгән), су күсесе, ондатра, Европа кондызы, Америка чәшкесеннән гыйбарәт.

Гомумән алганда, Питрәч районының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы флораның (819) һәм фаунаның (300) 1119 төрен үз эченә ала. Биотөрлелек коэффициенты 0,64 тәшкил итә.

Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән төрләрдән: зур колаклы көрән ярканат, кәрлә ярканат, ике төсле кушканат, зур күлбога, елан карчыгасы, кәрлә каракош, елга каракошы, балобан, төн лачыны, зур шөлди, кызылаяк шөлди,зур саз шөлдие, чыелдык ябалак, гади төн күгәрчене, гади яр чыпчыгы, чал, яшел, өч бармаклы тукран, соры сорокопут һ.б. билгеләнгән.

Саклана торган территорияләр

Районның табигать-саклаулык зонасы төбәкара әһәмияткә ия “Иске тегермән” һәм “Ленино-Кокушкино”, “Мишә” зоология (аучылык) дәүләт табигать тыюлыкларын, гидрология истәлекләре Мишә һәм Әшнәк елгаларын үз эченә ала. Фондның гомуми мәйданы 289,9 га (территориянең 0,21% ы).

“Иске тегермән” табигать тыюлыгы Мишә елгасы үзәненең уңъяк ярында, Питрәч районының Иске Йорт авылыннан 1,5 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан. 1991 елда билгеләнә. Мәйданы 111,8 га. Урман участогын (төрле яшьтәге наратлыклар, чикләвек куагы, гөлҗимеш, мурт эт шомырты, кошкунмас агач), Елан тавын һәм елга тугаендагы зур булмаган болынны били. Үсемлекләрнең сирәк төрләре билгеләнә: чын башмакчәчәк, төнге миләүшә, сарана лалә, бүре җиләге, каурый кылган. Сырлач сыртлы тритон, соры гөберле бака, бакыр кәлтә, гади кара елан яши; кошларның сирәк төрләре очрый: үләт бөркете, зур каракош, сапсан, балобан, лачын, яр чыпчыгы, сары корташар, яшел тукран һ.б.

“Ленино-Кокушкино” табигать тыюлыгы Ленино-Кокушкино авылы белән янәшә урнашкан. 1991 елда билгеләнә. Мәйданы 178,1 га. Үшнә елгасы үзәнендәге урман һәм шул исәптән кеше тарафыннан барлыкка китерелгән (В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңае белән) биоценозларны берләштерә. Гади нарат, Себер карагае үсә. Тыюлык янында “Ленино-Кокушкино” музей-саклаулыгы оештырылган.

“Мишә” аучылык тыюлыгы Мамадыш, Балык Бистәсе, Питрәч һәм Саба районнары территориясендә урнашкан. Мәйданы 131,7 мең га (Питрәч районында – 31,7 мең га). Кызыл Йолдыз һәм Лаеш урманчылыгының ылыслы, катнаш һәм вак яфраклы урман участокларыннан тора. Мишә, Нырсы, Әшнәк, Бәтке, Шомбыт, Бөрсет елгалары ага. 1984 елда аучылык-промысел фаунасы: елга кондызы, гади тиен, суер, соры көртлекне саклау максатыннан оештырыла. Поши, кәҗәболан, кабан дуңгызы, төлке, урман сусары, Америка чәшкесе, селәүсен, үр куяны һәм ак куян яши.

Каманың уң кушылдыклары Мишә һәм Әшнәк елгалары 1978 елда Татарстан Республикасының табигать истәлекләре булып билгеләнә.

Икътисад

Район икътисады авыл хуҗалыгы юнәлешендә. Авыл хуҗалыгы җирләре − 100,4 мең га, шул исәптән сөрүлек җирләр 76,9 мең га (2018 ел) били. Кырчылык, үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге, кошчылык, атчылык, җәнлекчелек үсеш алган. Сабан бодае, көзге арыш, арпа, солы, бәрәңге үстерелә.

11 авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм 67 крестьян-фермер хуҗалыгы (2008 елда 18 авыл хуҗалыгы предприятиесе: 12 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2 акционерлык җәмгыяте, 3 ярдәмче хуҗалык, Казан ат заводы бүлеге) эшли.

Районның җитештерү предприятиеләренә: “Пресс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Ак Барс Питрәч” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Кощаковский” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Тәмле” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Питрәч авылында “Газпром Трангаз Казан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы (2008 елга кадәр – “Таттрансгаз” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте), “Үшнә” балык хуҗалыгы керә.

Вакташ, известьташ чыгарыла.

Бөек Ватан сугышы елларында Барановка авылы (хәзер Кощаково авылына керә) янында “Пе-2” самолетлары өчен аэродром урнаша. 1942 ел дәвамында район территориясендә 4 Пе-2 самолеты һәлакәткә (10 кеше үлә) очрый: 2014 елда Кощаково авылы зиратында һәлак булган очучылар истәлегенә һәйкәл куела.

Бөек Ватан сугышы елларында Питрәч районына Молдавия, Белоруссия, Латвия, Литва, Украина республикаларыннан, Ленинградтан һәм Ленинград өлкәсеннән эвакуацияләнгән кешеләрне китерәләр. Богородский авылында – Татарстан хәрби комиссариатының, Карповка авылында 16 нчы Казан заводының ярдәмче хуҗалыгы оештырыла.

Транспорт

Питрәч районы территориясеннән Казан−Уфа, Казан−Теләче автомобиль юллары үтә.

Мәгариф

Мәгариф өлкәсендә П.В.Дементьев исем. Казан авиация-техник көллияте, 23 гомум белем бирү мәктәбе (алар арасында 2 лицей, 10 урта, 6 төп, 3 башлангыч (мәктәп филиаллары), коррекция, ябык типтагы кичке), 18 балалар бакчасы һәм Татар Казысы урта мәктәбендә мәктәпкәчә төркем эшли.

Өстәмә белем бирү структурасына Балалар иҗат йорты, Балалар сәнгать мәктәбе, “Питрәч-Арена” ясалма боз белән ябык шугалакны, “Сула” ябык йөзү бассейнын, “Мишә” универсал спорт залы, чаңгы базасын (барсы да – Питрәчтә) берләштерүче комплекслы спорт мәктәбе; Ленино-Кокушкино балалар сәнгать мәктәбе (1983 елдан Питрәч балалар музыка мәктәбе филиалы буларак эшли, 1987 елдан хәзерге исеме белән мөстәкыйль учреждение).

Мәдәният

Мәдәният өлкәсендә 60 мәдәният һәм сәнгать учреждениесе, шул исәптән район Мәдәният йорты, 20 авыл мәдәният йорты, 5 клуб, 2 үзәк (олылар һәм кечкенәләр өчен) һәм 24 авыл китапханәсе, 2 балалар сәнгать мәктәбе (Питрәч һәм Ленино-Кокушкино авылларында), 4 музей – Питрәч төбәк тарихы музее, Керәшен Сәрдәсе төбәк тарихы музее бүлеге, Советлар Союзы Герое П.М.Гаврилов исем. музей (Әлбәдән авылында), “Ленино-Кокушкино” дәүләт тарихи-мәдәни музей-саклаулык (Ленино-Кокушкино авылында; төзекләндерү эшләре бара), кино-видео күрсәтү бүлеге, 2 автоклуб бар.

Районда 74 үзешчән халык иҗаты клуб оешмалары эшли, шуларның 16 сы “халык” исемен йөртә:

  • Питрәчтә – “Калинушка” рус җыры ансамбле, “Җәүһәр” татар җыры ансамбле, “Селяне” вокаль-инструменталь ансамбль, “Балкыш” һәм “Тамчы” театрлары, “Непоседы”үрнәк театр студиясе, “Сәяхәт” үрнәк хореография коллективы;
  • Татар Казысы авылында “Мирас” театр коллективы;
  • Пановка авылында “Русский сувенир” вокаль ансамбле;
  • Пимәр авылында тальянчылар ансамбле;
  • Кощаково авылында “Гретта” хореография ансамбле;
  • Күн авылында “Яшь йөрәкләр” татар җыры ансамбле;
  • Керәшен Сәрдәсе авылында “Чулпы” керәшен татар җыры фольклор ансамбле һәм “Сәяр” керәшен татар вокаль ансамбле;
  • Надеждино авылында – “Надежда” рус җыры ансамбле;
  • Шәле авылында “Зөбәрҗәт” фольклор ансамбле эшли.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен приют, “Забота” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге (икесе дә – Питрәч авылында), “Бригантина”, “Чайка” балалар сәламәтләндерү лагерьларе эшли.

23 мәчет, 17 чиркәү бар.

Районда татар һәм рус телләрендә “Алга” – “Вперед” газетасы нәшер ителә. 1933−1953 елларда – “За большевистский колхоз”(1945 елдан татар телендә “Большевистик колхоз өчен” исеме белән чыга башлый), 1953−1956 елларда – “По Сталинскому пути” (“Сталин юлыннан”), 1956−1962 елларда – “Знамя Победы” (“Җиңү байрагы”), 1963 елдан − хәзерге исемендә.

2006 елдан “Пестрецы” телекомпаниясе эшли.

Район территориясендә 50 гә якын археология истәлеге (бронза гасыр дәвереннән Казан ханлыгы чорына кадәр) табыла; Тау Иле һәм Янсуар авыллары янында XIV−XVI йөзгә караган эпиграфика истәлекләре сакланган.

Юкка чыккан авылларда табылган археология истәлекләре:

  • Андреевка авылы – Андреевка табылдыгы (неолит−бронза дәвере),
  • Олы Кадиле авылы – Кадиле табылдыгы (бронза дәвере),
  • Югары Казиле авылы – Югары Казиле авыллыгы (Алтын Урда чоры Болгар истәлеге),
  • Кабачищи авылы − Кабачищи табылдыгы (бронза дәвере),
  • Скородумовка авылы – Скородумовка табылдыгы (бронза дәвере),
  • Чернопенье авылы – Чернопенье табылдыгы (неолит-бронза дәвере).

1930 еллардан башлап Питрәч районында 40 тан артык торак пункт юкка чыга, шуларның:

  • Казан шәһәренә – Вишнёвка, Салмачи (икесе дә 2001 елда), Чернопенье (2007 елда);
  • Кощаково авылына – Барановка (1988 елда);
  • Ленино-Кокушкино авылына Апакай (1964 елда) авыллары керә;
  • Андреевка, Анненково (икесе дә 1975 елдан), Әтрәч (1965 елдан), Олы Кадиле (1981 елдан), Олы Пүчинкә (1963 елдан), Олы Селәнгеш (1940 нчы еллар ахырыннан), Боршли (1975 елдан), Дубровка (1959 елдан), Елагино (1970 елдан), Елеоновка (1930 еллардан), Жмахино (икенче исеме – Никольское Жмакино, 1977 елдан), Заводской (1965 елдан), Зайцево (икенче исеме – Зайцевка, 1967 елдан), Зоринка (1940 нчы еллардан), Иваново (икенче исеме – Ивановка, 1977 елдан), Кече Бутырка (1974 елдан), Кече Дүртөйле (1963 елдан соң), Кече Кадиле (1975 елдан), Козловка (1977 елдан), Комаровка (1988 елдан), Красный Дол (1963 елдан соң), Красный Пахарь (1973 елдан), Неялово (1965 елдан), Новая Гремячка (1965 елдан), Ново-Гремячка (1940 еллардан соң), Орловка (1963 елдан), Павловка (1930 еллардан соң), Пашня (1980 еллардан соң), Петровка (1963 елдан соң), Пильный Ключ (1965 елдан), Посёлок №2 (1940 еллардан соң), Приютово (1963 елдан соң), Русская Серда (1977 елдан), Свобода (1977 елдан), Сельцо-Заводское (1965 елдан), Скородумовка (1986 елдан соң), Сокморёво (1930 еллардан соң), Тверетниковка (икенче исеме – Тверетиновка, 1963 елдан соң), Түбән Белкино (1930 еллардан соң), Царёво №3 (1965 елдан), Шемёлка (1981 елдан), Щепинка (1975 елдан), Щира (1967 елдан), Югары Рус Казиле (1981 елдан) авыллары гамәлдән чыгарыла.

Юкка чыккан торак пунктлар территориясендә архитектура истәлекләре:

  • Елагино авылында – Вознесение чиркәве (1760 елда М.Н.Кудрявцев акчасына төзелгән; приход авыл белән бергә XVII йөз башында оеша; рус терем стилендәге XVIII йөз урталары өчен хас архаик дини архитектура истәлеге; ихтимал, таш чиркәү авылда XVII йөздә салынган агач храм формаларын кабатлый; ярымҗимерек хәлдә);

Рус Сәрдәсе авылында – Преображение чиркәве (1774 елда төзелгән, көньяк приделы 1882−1919 елларда В.Анастасиева акчасына төзелә, рус барокко формасы XX йөз башы эклектика элементлары белән кушыла).

Сәламәтлек саклау

Сәламәтлек саклау өлкәсендә Үзәк район хастаханәсе (1928 елдан, 1999 елдан яңа бинада), поликлиника (2003 елдан), 5 амбулатория (Кощаково, Ленино-Кокушкино, Яңа Шигали, Шәле, Новосёлок авыллары), 31 фельдшер-акушерлык пункты хезмәт күрсәтә.

Танылган кешеләре

Питрәч районы:

  • Советлар Союзы Геройлары П.М.Гаврилов, Г.К.Камалиев, В.И.Осипов,
  • Социалистик Хезмәт Геройлары Н.Н.Галочкина, А.А.Павлов, М.Ш.Шәйхиева,
  • СССР Дәүләт бүләге лауреаты П.И.Чигарин,
  • дәүләт эшлеклелщре Н.А.Абрамов, П.П.Семёнов,
  • җәмәгать-сәясәт эшлеклесе Н.А.Демерт,
  • хакимият-хуҗалык эшлеклеләре А.А.Архипов, Ф.С.Батков, В.П.Кандилов, И.М.Кашапов, И.Ф.Ларионов, Ф.Ә.Сафин,
  • фән эшлеклеләре С.В.Андреева, Л.А.Аполлонов, Н.В.Ачина, А.В.Богов, И.В.Зуев, А.В.Корнилов, П.И. Макаров, Н.В.Максимов, В.А.Манассеин, В.К.Меньшиков, Г.А.Морозов, В.И.Никольский, А.Ф.Павлов, П.Д.Павлов, М.Ф.Павлова, Җ.Ф.Сафин, А.А.Староверов, И.П.Таланов, А.И.Фукин, А.П.Харитонов, Л.И.Чибрикова, О.И.Шоркина, О.Я.Якимов,
  • сәнгать эшлеклеләре Б.А.Аполлонов, Р.М.Әюпов, М.Г.Гәрәев, И.Г.Ильмаметов, Ә.З.Кәлимуллин, С.О.Лывин, Г.Ш.Наумәтова, З.Г.Хәйретдинов, А.С.Хафизов, Р.Г.Шәмсетдинов, Л.Н.Шарова, Р.Х.Юкачёва,
  • язучылар Н.В.Веригин, К.Ә.Кәримов, М.Колый, С.С.Сабиров, Н.Г.Шебуев,
  • төбәкне өйрәнүчеләр В.А.Бочкарев һәм В.А.Сергеев,
  • Әфган сугышында катнашучылар Н.Д.Кирюшин, И.И.Мәрхәбин, Е.А.Перчков, Г.Н.Саликеевларның кече ватаны.

Юкка чыккан торак пунктларда туган күренекле шәхесләр арасында:

  • Г.К.Камалиев (1919, Апакай авылы – 1993) – Советлар Союзы Герое, сержант, Черемыш картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры (1971−1980 елларда), аның исеме белән Ленино-Кокушкинода урам, Яңа Шигали авылында «Усадьба Царево» торак комплексында күппрофильле лицей атала, Ленино-Кокушкино авылында аның истәлегенә мемориаль такта куелган;
  • Н.Е.Карягин (1962 елда туган Ивановка авылы) – юрист, хокук фәннәре кандидаты;
  • В.И.Осипов (1913, Неялово авылы – 1944) – Советлар Союзы Герое, рядовой, аның исеме белән Питрәч авылында урам атала, Олы Бутырка авылында Геройның бюсты куелган;
  • В.Ф.Потапов (1955 елда туган, Шемёлка авылы) – спортчы (академик ишү), СССРның халыкара класслы спорт остасы, СССР чемпионы (1975−1978 елларда);
  • Н.С.Сафин (1903, Апакай авылы – 1945) – җырчы, ТАССР җыр, бию һәм музыка ансамбле солисты (1939−1945 елларда);
  • Н.С.Фролов (1940, Ивановка авылы – 2022) – Татарстан Республикасының баш агрономы, төбәкне өйрәнүче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Чирмешән районы тарихы китабы авторы, Чирмешән мемориаль үзәген нигезләүче.

Әдәбият

Апушев П. Питрәч – безнең туган җир. Казан, 2000. 224 б.

Археологическая карта Татарской АССР. Предкамье. М., 1981. 211 с.

Аськеев А.О., Аськеев О.В., Аськеев И.В., Монахов С.П. Население рыб и птиц заказника «Старая мельница» (Республика Татарстан) // Российский журнал прикладной экологии. 2019. № 3 (19). С. 3–7.

Багаутдинов Ш. От дворянских имений восходящие // Республика Татарстан. 2020. 19 ноября (№ 169). С. 16.

Библиотеки Татарстана, 1991–2017: справочный комплект / Сост.: Р.А.Айнутдинов, З.З.Гилазев. Казань, 2019. 364 с.

Борһанов А.А. Питрәч археологиясе // Безнең Мирас. 2022. № 3. Б. 62–65.

Бочкарёв В.А. И не только про Люткино…: немного из истории Пестречинского района (Казанского и Лаишевского уездов) Республики Татарстан: очерки о родном крае. Краснодар, 2020. 336 с.

Бугарчёв А. Питрәч районының нумизматика ядкярләре // Безнең Мирас. 2022. № 3. Б. 66–67.

Вафина Т. Пановка: век воли не видать! // Татарстан. 2011. № 6. С. 118–119.

Галиева З. Күн – йөзьяшәрләр авылы // Шәһри Казан. Казан, 2012. 18 май (№ 57). Б. 3.

Галимова М.Ш. и др. Пестречинские стоянки эпохи раннего металла и раннего железа в Нижнем Прикамье и их природное окружение // Археология Евразийских степей. 2019. № 4. 276 с.

Галимова М.Ш., Лыганов А.В. Пестречинские стоянки эпохи раннего металла и раннего железа в Нижнем Прикамье и их природное окружение: Глава 1. Пестречинская IV и II стоянки на реке Мёша: стратиграфия, планиграфия, результаты раскопок // Археология Евразийских степей. 2019. № 4. С. 35–91.

Галимова М.Ш., Лыганов А.В., Бугров Д.Г. Пестречинские стоянки эпохи раннего металла и раннего железа в Нижнем Прикамье и их природное окружение. Предисловие // Археология Евразийских степей. 2019. № 4. С. 14–34.

Галимова М.Ш., Хисяметдинова А.А., Аськеев И.В., Шаймуратова (Галимова) Д.Н., Аськеев О.В. Природное окружение и хозяйственная деятельность обитателей стоянки Пестречинская 2 на реке Мёша // Поволжская археология. 2016. № 3 (17). С. 168–193.

Глухов М. Новые срубы: Краеведческие очерки. Казань, 1990. 271 с.

Гордимся, помним, чтим! / Сост. А.С.Берестинова. Пестрецы, 2010. 60 с.

Горшунов С.Ф. Славная одиссея Кощаковцев: очерки истории зверосовхоза «Кощаковский». Казань, 1998. 158 с.

Долгов А.А. История деревни Колкомерка Пестречинского района Республики Татарстан. Пестрецы, 2014. 75 с.

Долгов А.А. Керәшен газетларының үсеш тарихы // Итоговая научно-образовательная конференция студентов Казанского университета 2011 года: сборник статей. Казань, 2011. С. 244–246.

Долгов И.А. Cәрдә мәктәбенә 150 ел. Казан, 2018. 96 б.

Износков И.А. (1835–1917). Инородческие школы Братства святителя Гурия. М., 1901. 28 с.

Износков И.А. Список населенных мест Казанского уезда, с кратким их описанием / Сост. действительный член Казанского губернского статистического комитета Износков. Казань, 1885. 228 с.

Исчезнувшие населенные пункты Республики Татарстан: справочник / под ред. Р.В.Шайдуллина. Казань, 2016. 308 с.

Карташова Л. Поедем в Шали – пошалить и за шалями // Республика Татарстан. 2011. 1 января (№ 1). С.5.

Кореева Н.А. Дореволюционные источники и литература по истории населенных пунктов Пестречинского района Республики Татарстан // Населенные пункты Республики Татарстан: итоги и перспективы работы над третьим томом энциклопедии: сборник статей научно-практической конференции научных сотрудников Института Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ (г. Казань, 14 декабря 2021 г.) / отв. ред. Л.М.Айнутдинова. Казань, 2021. С. 38–46.

Кореева Н.А. Лаишевский уезд Казанской губернии в период между Февральской и Октябрьской революциями 1917 г. // Населенные пункты Республики Татарстан»: итоги и перспективы работы над вторым томом энциклопедии: сборник статей научно-практической конференции научных сотрудников Института Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ (г. Казань, 15 декабря 2020 г.) / отв. ред. Л.М.Айнутдинова. Казань, 2021. С. 61–69.

Кореева Н.А. Село Пестрецы в годы Великой Отечественной войны: несколько слов об эвакуированных гражданах // Человек и природа в бассейне реки Мёша в Пестречинском Заказанье в историческом развитии. Уроженец Пестречинской земли Мауля Колый: жизнь, деятельность, наследие и его вклад в духовно-культурную жизнь татарского народа (Вторые пестречинские научно-краеведческие чтения). Материалы Всероссийской научно-практической историко-краеведческой конференции (1 апреля 2022 г., село Новое Шигалеево Пестречинского района РТ) / под ред. А.А.Бурханова. Казань, 2022. С. 135–139.

Корябина Е.Ф. История пестречинского гончарного промысла // Краеведческие чтения и среды. Выпуск 3: Материалы заседаний, прошедших в Национальном музее Республики Татарстан в 2002–2003 гг. / под ред. Г.Р.Назиповой. Казань, 2003. С. 148–152.

Крестьянское землевладение Казанской губернии / Оценочно-статистическое бюро Казанского Губернского земства. Вып. 2: Лаишевский уезд. Казань, 1907. 94 с.

Культура Пестречинского района: история и современность. Казань, 2007. 23 с.

Куркин М.И. В борьбе за использование резервов: Из опыта колхоза им. Вахитова Пестречинского района Татарской АССР / под ред. М.И.Менделевич. Казань, 1957. 140 с.

Куркин М. Вахитов исемендәге колхоз күтәрелештә. Казан, 1957. 17 б.

Куркин М. Колхоз имени Вахитова на подъеме. Казань, 1957. 16 с.

Куркин М.И. Резервларны тулы файдалану өчен. Казан, 1958. 142 б.

Махинин А.Ю. Дятельность Казанского губернского земства по открытию гончарной художественно-ремесленной учебной мастерской в селе Пестрецы Казанской губернии // Вестник Казанского государственного университета культуры и искусств. 2011. № 4. С. 101–104.

Махинин А.Ю. Особенности преподавания в Пестречинской ремесленно-художественной гончарной школе Казанской губернии // Вестник Казанского государственного университета культуры и искусств. 2006. № 3. С. 59–62.

Махинин А.Ю. Особенности формы керамических изделий из села Пестрецы Казанской губернии (конец XIX – начало ХХ вв.) // Историко-культурное наследие как потенциал развития туристско-рекреационной сферы. Материалы Международной научно-практической конференции к Международному Дню памятников и исторических мест / под ред. Р.Р.Юсупова, Р.М.Валеева. Казань. 2015. С. 123–133.

Махинин А.Ю. Роль личности в становлении и развитии художественного промысла (на примере деятельности Пестречинской гончарной художественно-ремесленной учебной мастерской под руководством А.И.Ильминского) // Модернизация российского общества и подготовка кадров для отрасли культуры и искусств. Материалы Международной научно-практической конференции, посвящённой 45-летию Казанского государственного университета культуры и искусств: в 3-х частях / под ред. Р.Р.Юсупова, Р.М.Валеева. Казань, 2014. С. 88–94.

Махинин А.Ю. Становление начального профессионального художественного образования в Казанской губернии в начале XX века (на примере Пестречинской гончарной учебной мастерской) // Культура. Образование. Время. 2011. № 1. С. 73–76.

Михеева Ф. Дом-музей напомнит о Герое // Республика Татарстан. 2010. 2 июля. С.1.

Мулюков М.А. Шәле таңнары: тарихи очерк. Казан, 1977. 124 б.

Мустафин М.Р., Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). Казань, 1994. 164 с.

Объекты культурного наследия Республики Татарстан. Т.2: Административные районы. Иллюстрированный каталог / под ред. А.М.Тарунова. М., 2021. 1088 с.

Отчет о деятельности сельской учебно-ремесленной мастерской в селе Казылях Лаишевского уезда Казанской губернии, состоящей в ведении Министерства торговли и промышленности по Учебному Отделу и Казанского губернского земства за 1912/13 год по учебной части и 1912 год по денежной. Казань, 1913. 26 с.

Пестречинский район // Элита Татарстана. 2012. Январь–февраль. С. 32–43.

Петров-Текин Н. «До тех пор ничего у нас не выйдет, пока все коммунисты не станут христианами» (Дело евангельских христиан братьев Николая и Афанасия Крысовых) // Эхо веков. 2012. № 1–2. С. 126–132.

Петров-Текин Н.И. К вопросу о происхождении кряшен Предкамья и Восточно-Камского региона Республики Татарстан // Кряшенское историческое обозрение. 2016. № 2. С. 13–37.

Петров-Текин Н.И. Керәшен Сәрдәсе: (авыл тарихы, халык язмышы, архив документлары): 1490–1900 еллар. Казан, 2018. 363 б.

Петров-Текин Н.И. Протестантское движение среди крещёных татар в первой половине XX в. (Дело евангельских христиан – жителей село Кибечи Арского кантона ТАССР 1920–1941 гг.) // Кряшенское историческое обозрение. 2018. № 1. С. 82–98.

Петров-Текин Н.И. Спорное дело 1798 года общины дер. Верхняя Серда с Казанской межевой конторой // Кряшенское историческое обозрение. 2018. № 2. С. 141–148.

Республика Татарстан: памятники истории и культуры. Каталог-справочник. Казань, 1993. 456 с.

Республика Татарстан: Православные памятники (середина XVI – начало XX веков). Казань, 1998. 304 с.

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало ХХ веков). Казань, 1994. 280 с.

Свод памятников археологии Республики Татарстан: в 3 т. / отв. ред. А.Г.Ситдиков, Ф.Ш.Хузин. Казань, 2007. Т.3. 528 с.

Сергеев В.А. Очерки о родном селе. Казань, 2016. 296 с.

Сидорова И.Б. К 450-летию деревни Куюки Пестречинского района Республики Татарстан // Материалы Лихачевских чтений. 5–7 апреля 2006 г. Казань, 2006. С. 243–253.

Синицына К.Р. Полвека музеев Казани и Татарии. Очерки истории 1917–1967 годов. Казань, 2002. 278 с.

Со святой верой в Победу: история библиотек Пестречинского района в период Великой Отечественной войны 1941–1945 гг. в воспоминаниях, фотодокументах, архивных материалах / Сост. С.М.Кабирова и др. Пестрецы, 2010. 31 с.

Справочная книга Казанской епархии. Казань, 1904. 795 с.

Степанов О.В., Бугарчёв А.И. Клад русских монет конца XV–XVI вв. из Пестречинского района РТ // Средневековые тюрко-татарские государства: научный ежегодник. 2014. № 6. С. 140–142.

Столярова Г.Р. Исчезнувшие населенные пункты Прикамья Республики Татарстан: история и статистика // Прикамское собрание. Материалы III Всероссийского открытого научно-практического форума. 2019. С. 278–284.

Субботкин А. Дворянское гнездо героев // Республика Татарстан. 2020. 26 марта (№ 43). С. 20.

Субботкин А. Чита. Да не та // Республика Татарстан. 2021. 29 апреля (№ 61). С.15.

Тимофеева Е.Н. Народные основы Пестречинской художественной керамики в историко-культурном контексте // Вестник Казанского государственного университета культуры и искусств. 2016. № 4. С. 88–91.

Троицкий А.Н. Татарстанның алдынгы игенчеләре тәҗрибәсе. Казан, 1958. 134 б.

Устав Художественно-ремесленной учебной мастерской в селе Пестрецах Казанского уезда и губернии. Казань, 1912. 6 с.

Фазылова Р. Күннән атка әйләнгән авыл // Татарстан. 2018. № 11. Б. 84–87.

Хафизов Р.Х. Мөгезле эре терлек үстерүдә һәм симертүдә Питрәчлеләр тәҗрибәсе. Казан, 1964. 35 б.

Хисяметдинова А.А. Палеоозёра в голоценовом долинном расширении реки Мёши в районе стоянки Пестречинская IV (эпоха раннего металла) в Предкамье // Ученые записки Казанского университета. Серия: Естественные науки. 2013. Т. 155, № 4. С. 109–121.

Хисяметдинова А.А. Пестречинские стоянки эпохи раннего металла и раннего железа в Нижнем Прикамье и их природное окружение. Глава 2. Природное окружение Пестречинских стоянок по результатам геолого-геоморфологических исследований // Археология Евразийских степей. 2019. № 4. С. 92–140.

Һадиев И., Мәрданов Р. Тау Иленең ташъязма истәлекләре // Безнең Мирас. 2019. № 4. Б. 26–33.

Ямьле Мишә буйлары: тарихи язмалар, белешмәләр һәм истәлекләр. На берегах Мёши: исторические очерки, справки и биографии знатных земляков / отв. за вып. К.А.Каримов. Казан, 2006. 323 б.