- РУС
- ТАТ
Рәссам
1949 елның 28 августында Казанда туа.
Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлый (1968). 1975–1980 елларда СССР Рәссамнар берлегенең үзәк экперименталь студиясе тарафыннан уздырыла торган еллык семинарларда шөгыльләнә (Сенеж).
Казандагы Салих Сәйдәшев музее экспозициясе авторларының берсе (1993).
Колшәриф мәчете гөмбәзенең түшәмен бизәү эшләре авторы һәм башкаручысы. Әлеге хезмәте өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителә (2007).
Иске Татар бистәсен музейга әйләндерү буенча проект авторларының берсе. РСФСР (1983) һәм ТАССР Рәссамнар берлеге әгъзасы.
"Болгар цивилизациясе. Меңьеллык юл" сәнгать- пространство экспозиция инсталляциясен иҗат иткән өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2016, иҗат төркеме составында).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.