Биографиясе

1915 елның 22 июне, Әстерхан губернасы, Красноярск өязе Красный Яр авылы — 2006 елның 31 марты, Мәскәү.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1936), Гидрометеорология хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе.

1938–1940 елларда Һава торышын билгеләү үзәк институтында (Мәскәү). 1940–1941 елларда Казан университетында.

1942–1945 елларда Иранда Совет Армиясенең гидрометеорология хезмәте җитәкчесе урынбасары.

1946–1976 елларда СССР Гидрометеорология үзәгендә баш синоптик (Мәскәү).

Антарктида (1955–1956), Һинд океанында (1959–1961), «Воейков» һәм «Шокальский» һава торышын күзәтү корабларында экспедицияләрдә катнаша.

Хезмәтләре гравитация метеорологиясе, атмосфераның планетар циркуляциясе, Кояш-Җир бәйләнешләренә карый.

Усманов тропик циклоннарны, Җирнең әйләнү тизлеге үзгәрешләре һәм Кояш балкышлары йогынтысында атмосферада һәм Җирнең башка сфераларында аеруча куркыныч күренешләрне алдан әйтү методикасын эшли.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

О влиянии вращения Земли на общую циркуляцию атмосферы // Тр. Центр. института прогнозов. 1961. Вып. 104; 

Пангеометрия — наука универсальная // Науч. Татарстан. 1996. № 1.

Әдәбият

Переведенцев Ю.П. Метеорология в Казанском университете: Становление, развитие, основные достижения. К., 2001.