Авылга XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кече Көек, Иске Көек исемнәре белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек. 1806 елда авылда мәчет эшли, 1881 елда яңадан үзгәртеп төзелә, 1906 елда яна. 1907 елда Ногман Хаҗи акчасына 2 катлы агач мәчет төзелә (революциядән соң мәчет бинасында клуб, 1973 елдан башлангыч мәктәп һәм механизаторлар йорты урнаша).

XX йөз башында авылда волость идарәсе була; мәчет, җил тегермәне, тимерче алачыгы, мануфактура һәм 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1175 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Краснококшай (1919 га кадәр – Царёвококшай) өязе Күлле Киме волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 2 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Түбән Көек авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда “Ленин-2” колхозы оештырыла, 1935 елда “Каганович” колхозы итеп үзгәртелә, 1954–1957 елларда “Киме” колхозы (Күлле Киме авылы) составында, 1957–1958 елларда мөстәкыйль “Татарстан” колхозына аерылып чыга, 1958 елда “Тельман” колхозы (Түбән Көек авылы) составына керә. 1993 елда “Ашыт” колхозы итеп үзгәртелә, 2005 елдан “Уңыш” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. 1993 елда балалар бакчасы ачыла, 2011 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1996 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Н.Б.Бариев (1919–1998) – Социалистик Хезмәт Герое, “Үрнәк” колхозы рәисе (1952–1971 елларда), РСФСРның Югары Советы депутаты (1963–1967 елларда);

Ф.Т.Тәхәвиев (1930–1999) – урман эше бригадасы бригадиры, Социалистик Хезмәт Герое, СССР Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 35 ир заты;
1859 елда – 580,
1897 елда – 783,
1908 елда – 966,
1920 елда – 994,
1926 елда – 1005,
1938 елда – 1022,
1949 елда – 764,
1958 елда – 620,
1970 елда – 622,
1979 елда – 617,
1989 елда – 367,
2002 елда – 286,
2010 елда – 261,
2015 елда – 239 кеше (татарлар).