Авыл 1710 елдан мәгълүм. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1829 елдан мәчет эшли, 1909 елда яңа бина төзелә (совет чорында балалар йортына, аннан соң мәктәп интернатына бирелә).

1895 елгы мәгълүматлар буенча авылда мәдрәсә була; 1907 елда анда 92 ир бала, 84 кыз бала укый.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, земство хастаханәсе (1889 елда ачыла, 1909 елда махсус ике катлы бина төзелә), ветеринария, фельдшерлык пункты, 2 сыраханә, мануфактура һәм 5 вак-төякләр кибете, чәршәмбе базары эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1712 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Царёвококшай (1919 елга кадәр – Краснококшай) өязе Күлле Киме волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Күлле Киме авыл җирлеге үзәге.

1917 елда совет татар мәктәбе, аннары крәстиян яшьләр мәктәбе (1922 елда яңа бина төзелә) ачыла. 1934 елдан – тулы булмаган урта (1993 елдан яңа бинада), 1948 елдан урта мәктәп эшли. 1995 елда мәктәпкә С.Хәким исеме бирелә.

1944–1961 елларда авылда балалар йорты була, анда 120 дән артык бала тәрбияләнә.

1930 елда авылда “Киме” колхозы оештырыла. 1954 елда аның составына “Каганович” колхозы (Югары Көек авылы) керә. 1957 елда “Киме” колхозы аның составыннан чыга һәм “Алга” колхозы итеп үзгәртелә. 1960 елда “Йолдыз” колхозы (Ары авылы) белән берләштерелә. 1991 елдан “Күлле Киме” колхозы, 1998 елдан “Күлле Киме” күмәк предприятиесе, 2003 елдан “Күлле Киме” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. 2006 елда “Күлле Киме” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять оештырыла (инвесторы – “Татанефтепродукт” компаниясе”). 2011 елдан “Дусым” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә (1922 елдан) бар. 1995 елда мәчет ачыла.

1981 елдан мәктәптә С.Хәким музее эшли (Л.А.Шәмсиева башлангычы белән булдырыла), 2010 елдан Әтнә төбәкне өйрәнү музее филиалы. Экспозиция шагыйрьнең эш кабинетын күрсәтә, тормышы һәм иҗаты белән таныштыра. Экспозициянең бер өлеше шагыйрә Лена Шагыйрьҗанга (аның балачагы һәм яшүсмер еллары авыл белән бәйле) һәм аның сеңелесе Луарага (ТРның атказанган артисты) багышлана. Музейда шулай ук төбәкне өйрәнү материаллары күрсәтелгән.

Авылның әйләнә-тирәсендә, Ашыт елгасының уң яр буенда, XVI – XVII йөзләргә караган зират (җирләнгән кешеләрнең кайсы милләтнеке булуы ачыкланмаган) табыла.

Күренекле кешеләре

С.Т.Хәким (1911 – 1986) – шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның халык шагыйре;

Л.Г.Шакирҗанова (1950 елда туган) – драма артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның халык артисты.

Халык саны

1782 елда – 149 ир заты;
1859 елда – 902,
1897 елда – 1104,
1908 елда – 1168,
1920 елда – 1115,
1926 елда – 1134,
1938 елда –1259,
1949 елда – 877,
1958 елда – 758,
1970 елда – 597,
1979 елда – 550,
1989 елда – 471,
2002 елда – 393,
2010 елда – 371,
2015 елда – 367 кеше (татарлар).