Биографиясе

1944 елның 1 гыйнварында Казан шәһәрендә туган.

Казан университетын тәмамлый (1976).

1967–1973 елларда Казан «Элекон» заводында эшли.

1973–1979 елларда 1 нче Казан төзелеш трестының күптиражлы «На стройке» газетасы хәбәрчесе.

1979–1999 елларда «Татарстан» Дәүләт телерадиотапшырулар компаниясендә: радиотапшыруларның яшьләр редакциясе мөхәррире, 1983 елдан сәнәгать тапшырулары редакциясенең баш мөхәррире.

1989 елдан «Идел белән Урал арасында» радиожурналы мөхәррире.

2000 елдан «Татэнерго» Җитештерү Берләшмәсенең «Энергосбыт» предприятиесендә җәмәгатьчелек белән багланышлар буенча әйдәп баручы белгеч.

Иҗаты

Татарстанда сәнәгать үсеше, шул исәптән эре предприятиеләр: «Татнефть», «Түбәнкаманефтехим», «КамАЗ», «Түбәнкамашин» һ.б. турындагы репортажлар, мәкаләләр һәм төрле язмалар авторы.

Иҗатының төп темасы – халыклар дуслыгын ныгыту.

Бүләкләре

Республика Журналистлар берлегенең Х.Ямашев исемендәге бүләге (1986), Россия Журналистлар берлеге бүләге (1998) лауреаты.

Автор – Ю.М.Ханжин