Биографиясе

1922 елның 15 апреле, Мәскәү — 2013 елның 22 мае, шунда ук.

О.Ю.Шмидтның улы.

Мәскәү университетын тәмамлый (1944).

1949 елдан Россия гуманитар университетында (1991 елга кадәр Мәскәү дәүләт тарих-архив институты). Бер үк вакытта, 1956 елдан, СССР ФАнең Тарих институтында (1968 елдан СССР тарихы институты, 1992 елдан — Россия тарихы институты), 2002 елдан Славяннарны өйрәнү институтында; 1968 елдан — Тарих институтының Археография комиссиясе рәисе, 2002 елдан аның шәрәфле рәисе.

«Мәскәү» («Москва») энциклопедиясе баш мөхәррире (1997), 2000 елдан — «Мәскәү энциклопедиясе» («Московская энцклопедия») баш мөхәррире.

Илдә төбәкне өйрәнү буенча күпкырлы эшчәнлек һәм Россия төбәкне өйрәнүчеләр берлеген (1990) оештыручыларның берсе, берлек рәисе, 2007 елдан — шәрәфле рәис.

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни эшчәнлегенең төп өлкәсе — XVI–XVIII йөзләр Россия тарихы, мәдәният тарихы, чыганакларны өйрәнү гыйлеме, историография, археография һәм архивчылык гыйлеме, төбәкчелек гыйлеме. Шмидтның XVI йөз Россия тарихына багышланган хезмәтләрендә урта гасырларда Идел буе төбәгенең руслар тарафыннан колонияләштерелүе, Иван IV нең көнчыгыш сәясәте, Казан төбәгендә Россия дәүләтенең хакимият һәм идарә органнары эшчәнлеге, бу тематикага кагылышлы архив документлары үзенчәлекләре тикшерелә. 20 дән артык китап авторы. Урта Идел буе тарихына караган яңа чыганакларны фәнни әйләнешкә кертә.

Күптомлы Татар энциклопедиясен эшләү барышында фәнни-методик ярдәм күрсәтә.

Бүләкләре

Митрополит Макарий (2002), академик Л.С.Лихачёв (2006), «Триумф» (2009) бүләкләре лауреаты.

Почёт ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре                                 

Становление российского самодержавства: Исследование социально-политической истории времени Ивана Грозного. М., 1973; 

Российское государство в середине XVI столетия: Царский архив и лицевые летописи времени Ивана Грозного. М., 1984; 

Краеведение и документальные памятники. Тверь, 1992; 

Археография. Архивоведение. Памятниковедение. М., 1997; 

Путь историка: Избр. труды по источниковедению и историографии. М., 1997; 

Общественное самосознание российского благородного сословия: XVII — первая треть XIX в. М., 2002; 

История Москвы и проблемы москвоведения. М., 2004; 

«Феномен Фоменко» в контексте изучения современного общественного исторического сознания. М., 2005; 

Памятники письменности в культуре познания истории России: В 2 т. М., 2007–12.

Әдәбият                

Сигурд Оттович Шмидт: Биобиблиогр. указ. М., 2000; 

Юбилей Сигурда Оттовича Шмидта // Археогр.ежегодник за 2002 год. М., 2004; 

Мельничук Г.А., Степанова Н.В. Юбилей видного историка (С.О.Шмидту — 90 лет) // Библиография. 2012. № 4; 

Осень патриарха // Наше наследие. 2012. № 102.

Автор — Г.С.Сабирҗанов