- РУС
- ТАТ
Җырчы, композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2002)
1956 елның 31 мартында Татарстанның Сарман районы Баткак авылында туа.
1975 елда – Әлмәт газ сәнәгате техникумын, 1991 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый.
1978 елдан Әлмәт шәһәрендә төзелештә мастер булып эшли. 1982 елдан "Татнефть" акционерлык җәмгыяте "Татнефть – газ эшкәртү" идарәсенең "Ромашкино" шифаханәсендә эшли: әйдәп баручы инженер, директор урынбасары.
1986 елдан җырларга көйләр яза.
Нефть төбәгенең автор-башкаручылары конкурсында I урын. Әлмәт районы хакимиятенең Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премиясе (1997), Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2008) лауреаты.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.