Авыл 1710 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда тимерче алачыгы, җил тегермәне, мануфактура һәм 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1583 дисәтинә тәшкил итә.

1859 елда авылда 2 катлы мәчет төзелә (1937 елга кадәр эшли). Соңрак бинаның беренче катында кызыл почмак, икенче катында авыл клубы урнаша. 1950 елларда икенче каты сүтелә, клуб беренче катта кала.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Царёвококшай (1919 елга кадәр – Краснококшай) өязе Күлле Киме волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Күлле Киме авыл җирлеге составына керә.

1932 елда авылда Г.Кәримов акчасына башлангыч мәктәп ачыла, 1939 елда – җидееллык, 1954 елда – сигезьеллык, 1992 елда – тулы булмаган урта, 2008 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.

1930 елларда авылда “Йолдыз” сәнәгать артеле, 1959 елда “Яңа юл” колхозы оештырыла. 1960 елда “Алга” колхозы (Күлле Киме авылы) составына керә. 1991 елдан “Күлле Киме” колхозы составында, 1998 елдан “Күлле Киме” күмәк предприятиесе, 2003 елдан “Күлле Киме” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан “Күлле Киме” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2011 елдан “Дусым” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп (Күлле Киме урта мәктәбе филиалы), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2005 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

М.Ә.Әхмәтов (1934 елда туган) – авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, фән һәм техника өлкәсендә РСФСР Дәүләт бүләге лауреаты;

М.С.Галиәскәров (1936 елда туган) – шахтёр, СССР Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 91 ир заты;
1859 елда – 683,
1897 елда – 1115,
1908 елда – 1233,
1920 елда – 1226,
1926 елда – 1220,
1938 елда – 1344,
1949 елда – 975,
1958 елда – 760,
1970 елда – 655,
1979 елда – 527,
1989 елда – 361,
2002 елда – 333,
2010 елда – 289,
2015 елда – 267 кеше (татарлар).