Гомер еллары: 1802–1870.

Тарихи-авантюр романнар: «Өч мушкетёр» («Три мушкетёра», 1844 ел), «Егерме елдан соң» («Двадцать лет спустя», 1845 ел), «Виконт де Бражелон» (1848–1850 еллар) трилогиясе, «Граф Монте-Кристо» (1845–1846 еллар) маҗаралы романы һәм башкалар авторы.

1858 елда Россия буйлап сәяхәт итә, Санкт-Петербург, Мәскәү, Переяславль, Кострома, Түбән Новгород, Казан (27 сентябре – 4 октябре), Самара, Царицын, Әстерхан шәһәрләрендә, шулай ук Калмыкиядә була.

«Россия буйлап сәяхәт тәэсирләре» («Путевые впечатления в России») роман-хроникасының «Казан» бүлегендә ул: «...Казан – сезнең алдыгызга тарих пәрдәсе аша килеп баса торган шәһәрләрнең берсе. Анда татар истәлекләре әле шулкадәр саф ки, аның рус шәһәре булып саналуына ияләшеп бетеп булмый, һәм, чыннан да, нәкъ менә монда 1552 елга кадәр, йола һәм киемнәр күзлегеннән чыгып караганда, Азия башланган. ...Чиркәү белән мәчет үзара килешеп дус яши һәм хач белән ярымай арасында бары тик Казанда гына күрергә мөмкин булган кардәшләрчә дуслыкны үрнәк итеп бирә. Казан күн һәм тире белән дан тота. Минемчә, җир йөзендәге бернинди шәһәрдә дә күнне Казандагы кебек яхшы эшкәртмиләрдер ...», - дип яза.

Әсәрләре

Полн. соб. соч.: В 24 т. СПб., 1912-13;

Путевые впечатления в России: В 3 т. М., 1993.

Әдәбият

Моруа А. Три Дюма. М., 1965;

Аристов В. Подарок декабриста (По страницам неизвестных рукописей и забытых книг). Казань, 1970.

Автор – Ю.А.Благов