Авыл 1710–1711 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Сергеевка исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук юлаучылар йортлары тоту тарала.

Авыл аша Себер тракты уза, 1790 елда язучы А.Н.Радищев авыл аша сөргенгә китә.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша; Казан Изге Ана иконасы чиркәве (1878 елда төзелә, 1933 елда ябыла, 1939 елда сүтелә, 2006 елда шул урында чиркәүнең яңа бинасы төзелә), земство мәктәбе (1872 елда ачыла), 7 тимерче алачыгы, 3 бакалея кибете эшли.

1870 елда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла, соңрак земство чиркәү-приход мәктәбе итеп үзгәртелә.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2573 дисәтинә (Югары Ушма, Урта Ушма, Түбән Ушма авылларын кертеп) тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Балтач волосте үзәге, 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Кече Лызи авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда Каганович исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – К.С.Медведев), 1952 елдан – “Победа” колхозы, 1959 елдан – Ленин исемендәге колхоз, 1996 елдан – Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы, 2007 елдан “Сорнай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, яшелчә үстерү, урманчылык белән шөгыльләнә.

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1933 елда – җидееллык, 1990 елда урта мәктәп (2010 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

1999 елда тарих-төбәкне өйрәнү музее (оештыручысы – А.В.Степанов) ачыла.

Авылда мәдәният йорты, балалар бакчасы (1987 елдан), Балтач балалар сәнгать мәктәбе филиалы, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә бар.

Удмурт язучысы Г.С.Медведев туган һәм яшәгән йорт сакланган (мемориаль такта куелган).

Күренекле кешеләре

В.Е.Медведев (1918–1995) – административ-хуҗалык хезмәткәре, Каганович исемендәге, “Победа”  колхозлары рәисе (1947–1955 елларда), май заводы директоры;

Г.С.Медведев (1904–1938) – удмурт язучысы-прозаик;

М.Е.Филиппова (1884–1966) – ТАССРның атказанган укытучысы, Ленин ордены кавалеры;

И.В.Яковлев (1881–1931) – мәгърифәтче, удмурт диалектология сүзлегенең автор-төзүчесе.

Халык саны

1782 елда – 235 ир-ат;
1859 елда – 520,
1897 елда – 291,
1908 елда – 318,
1920 елда – 339,
1926 елда – 363,
1938 елда – 380,
1949 елда – 242,
1958 елда – 224,
1970 елда – 271,
1979 елда – 286,
1989 елда – 326,
2002 елда – 397,
2010 елда – 409,
2015 елда – 413 кеше (удмуртлар – 60%, руслар – 23%).