Административ-территориаль буйсынуы

Кама Тамагы районыннан күченеп килүчеләр тарафыннан 1925 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1930 елларда) алпавыт Лебедевның спирт заводы урынында нигез салына.

Оештырылган вакытыннан Лаеш районында, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районында.

Хәзер Егорьево авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Авылда 1925 елда – 7, 1932 елда 30 хуҗалык була.

1930 елда “Кызыл ил” колхозы (беренче рәисе – З.Мусин) оештырыла. 1949 елда “Кызыл ил”, “Красная горка” (Зимняя Горка авылы), “Маевка” (Маевка авылы, юкка чыккан) колхозлары “Маевка” колхозына берләштерелә. 1978 елда авыл “Каип” колхозы (үзәк утары Каип авылында) составына керә, 1995 елда колхоз “Каип” күмәк предприятиесе итеп үзгәртелә.

Халык саны

1949 елда – 116,
1958 елда – 136,
1970 елда – 63,
1979 елда – 24,
1989 елда – 15,
2002 елда – 7,
2010 елда – 9,
2017 елда – 56 кеше (татарлар).