Ыкның сул кушылдыгы.

Озынлыгы 15,9 км, бассейнының мәйданы 101,5 км2. Баулы районы территориясеннән ага. Елга башы Якты Күл авылының төньяк читендә, тамагы Кызылъяр авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 270 м, тамагыныкы – 106 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 28%.

Баулы елгасының 1 дән алып 7 км га кадәр озынлыктагы 4 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,19 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,51-3 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 84 мм, ташу агымы катламы 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрьнең беренче ун көне эчендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,05 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 400-500 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л.

Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.

Елга буенда шул исемдәге шәһәр урнашкан.