Эчтәлек

1935 елда Югары Идел селекция үзәге белән Татарстан агрохимия станциясен берләштерү нәтиҗәсендә оеша.

1937 елда СССР ХКСның «Авыл хуҗалыгы культуралары орлыкларын яхшырту буенча чаралар турында» карары нигезендә ТАССР Игенчелек халык комитетының Казан дәүләт селекция станциясе итеп үзгәртелә.

Агротехника һәм селекция өлкәсендә тикшеренүләр белән, шулай ук район орлыкчылык хуҗалыкларының орлыкчылык участоклары өчен төп кыр культуралары — бөртеклеләр, бөртекле-кузаклылар, майлы, күпьеллык үләннәрнең элита орлыкларын җитештерү белән шөгыльләнә.

Станциядә 1935–1936 елларда язгы бодайның «Альбидум 04749», «Альбидум 04815» (Г.И.Попов) сортлары, «Эритросперум 01630», «Ферругенеум 02055» (З.Г.Рязанова) сортлары үрнәкләре булдырыла.

1936 елда клеверның «Казан 1», 1937–1942 елларда люцернаның «Казан 36», «Казан 64/95» (Җ.Х.Шәрәф), карабодайның «Казан» (А.Ф.Шубина), тарының «Казан 506» (Е.П.Ивенина), мәкнең «Татарстан» (А.А.Абдулганиев), арышның «Казан» (Е.Н.Борисова, Х.Х.Байчурова), 1945–1946 елларда тарының «Казан 176», «Казан 430» (Г.И.Попов), арпаның «Казан 6/4» (Ш.В.Вәлиев, П.С.Зубков), бәрәңгенең «Казан» (А.Ф.Демидович, З.А.Лапаева), тимофеевканың «Казан» (Җ.Х.Шәрәф, Ф.М.Киселёв), чиянең «Минзәлә» (А.М.Тверетинов, А.С.Вологина, Г.И.Розанова), алмагачның «Волжское», «Казан», «Урожайное» (Г.И.Розанова) сортлары районлаштырыла. Икееллык виканың селекциясе буенча эшләр алып барыла (печән уңышы 1 га дан 90 ц).

Казан селекция станциясендә А.П.Мосолов, П.М.Тихонов, Г.И.Попов, А.С.Кротов, С.С.Ильин, А.А.Җиһаншин эшлиләр, соңыннан алар Татарстан авыл хуҗалыгы фәне үсешенә нигез салалар; авыл хуҗалыгы культуралары агротехникасы буенча һ.б. тикшеренүләр дәвам иттерелә. «Кыр культураларын ашлау» («Удобрение полевых культур», С.С.Ильин, 1940), «Татарстан АССР да кыр культуралары агротехникасы» («Агротехника полевых культур в Татарской АССР», 1952), «Бөртекле-кузаклы культураларны игү» («Возделывание зернобобовых культур», А.А.Җиһаншин, В.З.Шәкүров, 1953), «Май культуралары» («Масличные культуры», Н.П.Косов, Х.Х.Рәмиев, З.А.Лапаева, 1952) китаплары басыла. 1956 елда яңа оештырылган Татарстан республика авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясенә кушыла.

Казан селекция станциясендә җитәкчеләре: М.Ә.Әхмәтшин (1935–1936), Соколов (1936–1937), Н.К.Родыгин (1937–1938), А.А.Косушкин (1938–1946), П.С.Зубков (1946–1950), С.З.Әхмәров (1950–1953), М.Я.Кәримов (1954–1956).

Әдәбият

Татарскому научно-исследовательскому ин­ституту сельского хозяйства — 50 лет. К., 1971.

Авторлар — А.А.Җиһаншин, И.Н.Афанасьев