Эчтәлек

Революциягә кадәрге чыганакларда Служилый Муй исеме белән дә билгеле.

Авыл 1646 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 183,6 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Яңа Чүриле  волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында.1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Сеҗе авыл җирлеге составына керә.

1933 елда авылда “Мәгариф” колхозы оештырыла, 1950 елда Куйбышев исемендәге колхоз составына керә. 1995 елдан “Чулпан” күмәк предприятиесе, 2004 елдан “Чулпан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2004 елдан “Ак Барс” агрокомплексы”. Халкы терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1782 елда –24 ир заты;
1859 елда – 142,
1897 елда –183,
1908 елда – 235,
1920 елда – 272,
1926 елда – 275,
1938 елда – 208,
1949 елда – 145,
1958 елда – 145,
1970 елда – 165,
1979 елда – 136,
1989 елда – 100,
2002 елда – 90,
2010 елда – 95,
2015 елда – 88 кеше (татарлар).