Шушма елгасының (Вятка елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 16,3 км. Бассейнының мәйданы 107,7 км2. Елга башы Арча районы Акчишмә авылыннан көнбатыштарак, тамагы Балтач районы Таузар авылының көнчыгыш чигендә. Елга башының абсолют биеклеге 170 м, тамагыныкы – 90 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 40%.

Хәтнәнең 1,2 км дан 4,4 км га кадәр озынлыктагы 5 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 31 км/км2. Туенуы катнаш, дүрттән өч өлеше кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 1,1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 131 мм, ташу агымы катламы 100 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,115 м3/с.

Суы язын чагыштырмача каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.