Биографиясе

1842 елның 4 мае — 1911 елның 4 марты, Казан.

1866 елда САн архитектура рәссамы һәм гимназиядә рәсем укытучысы дәрәҗәләренә ирешеп тәмамлый.

Санкт-Петербургта төзелеш ведомствосы учреждениеләрендә эшли. 1875–1911 елларда Казан реаль училищесендә рәсем һәм сызым дәресләрен алып бара, бер үк вакытта Казандагы башка урта уку йортларында (кызлар гимназиясендә, укытучылар институтында) эшли.

Пашковскийда Ш.Ә.Таһиров рәсем ясарга өйрәнә.

Казандагы күп кенә зур биналарның (Реаль училище (1878), А.А.Кремлёвның табыш йорты (1880) һ.б.) проектлары авторы; башлыча, классицизм юнәлешендәге эклектика стилендә эшли.

Яңа төзелеш материаллары уйлап табу белән шөгыльләнә.

Хезмәтләре  

Огнестойкие бетонные и глинобетоноцементированные крыши системы Пашковского. К., 1890.

Әдәбият  

Муртазина Л.М. Казанские архитекторы конца XVIII — начала XX века: Биогр. справ. К., 1999.

АвторларЛ.М.Мортазина, Е.В.Липаков