- РУС
- ТАТ
Математик, физика-математика фәннәре докторы (1991), профессор (2006), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2004)
1947 елның 20 августында Арча районы Чембулат авылында туган.
1969 елда Казан университетын тәмамлагач, шунда ук, 1993 елдан Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтында эшли. 1999 елдан математика бүлеген җитәкли. 2008 елдан функцияләр теориясе кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре функцияләрнең геометирик теориясенә, изопериметрик тигезсезлекләргә һәм кырый мәсьәләләргә карый.
Тоташ мохит механикасының кырый мәсьәләләрен чишү өчен геометриянең конформлы чагылдыруны куллану юлларын эшли. Сен-Венан куйган мәгълүм мәсьәләне – бөтерелү катылыгы коэффициентының геометрик эквивалентын табу турындагы мәсьәләне чишә.
Медаль белән бүләкләнә.
Об инъективности в области открытых изолированных отображений с заданными граничными свойстами // Доклады АН СССР. 1987. Т.292, № 4.
Конформные отображения и краевые задачи. Казань, 1996.
Конформные отображения, удовлетворяющие граничному условию равенства метрик // Доклады РАН. 1996. Т.347, № 3.
Вариационные конформно-инвариантные неравенства и их приложения // Доклады РАН. 1998. Т.359, № 6.
Решение обобщений задачи Сен-Венана // Математический сборник. 1998. Т.189, № 12.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.