1970 елда бер үк исемдәге колхоз җирлегендә оештырылган «Гигант» совхозын (1995–2006 елларда «Гигант» авыл хуҗалыгы кооперативы) 2006 елда үзгәртеп кору юлы белән төзелә.

Хуҗалык территориясендә 4 торак пункт, үзәк утары – «Новый» посёлогы. 1,8 мең кеше яши, шул исәптән эшләүчеләр саны 163 кеше.

Авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 4932 га, шул исәптән сөрү җирләре 4486 га.

Төп җитештерү юнәлешләре – бөртекле ашлык хуҗалыгы һәм сөт терлекчелеге.

1970 еллар уртасыннан хуҗалык бөртекле культуралардан алынган югары уңыш һәм сөт җитештерүдәге алдынгы күрсәткечләре белән билгеле. Барлык тармаклар югары дәрәҗәдә механикалаштырылган.

Мөгезле эре терлек – 1655 баш, шул исәптән сыерлар – 660 баш.

Бөртекле культураларның уңышы (1 га дан центнерларда): 1970 елда – 18,8, 1980 елда – 45,1, 2001 елда – 50,1, 2002 елда – 53, 2003 елда – 63, 2007 елда  –70,1 центнер.

2007 дә 1 савым сыердан уртача 5018 кг сөт алына, 100 га авыл хуҗалыгы җирләренә 671 ц сөт җитештерелә.

Хуҗалыкка җитештерүдәге югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен 7 тапкыр КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының күчмә Кызыл байраклары (1977, 1980–1982, 1984–1986 еллар), СССР (1983 ел) һәм ТАССР (1980, 1985 еллар) ВДНХларының дипломнары бирелә.

1973 елдан хуҗалык белән Социалистик Хезмәт Герое Н.З.Зиатдинов, 2000 елдан Р.Х.Имамов җитәкчелек итә.

Автор – И.Н.Афанасьев