Эчтәлек

Авылга XVII йөзнең ахырында Ыштыбай Ахтубаев җитәкчелегендә Зөя өязе Андреевка авылыннан күченеп килүче ясак түләмәүче чуашлар нигез сала. Революциягә кадәрле чыганакларда Иске Ыштыбай исеме белән мәгълүм.

Халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге ясаклы, икътисади, казна хезмәтендәге чуашлар һәм руслар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1898 елда авылда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла (1903 елда 15 ир бала һәм 5 кыз бала укый). 1903 елга кадәр Сихтермә авылындагы Николай Чудотворец чиркәве приходына карый (хәзер авыл Сихтермә-Хузангай дип атала). 1903 елда соң Троица чиркәве төзелә (сакланмаган).

XX йөзнең башында 3 вак-төяк кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2702 дисәтинә тәшкил итә.

1898 – 1902 елларда экспедиция вакытында авыл турында мәгълүматлар җыю өчен фин тел белгече, фольклорчы һәм этнолог Х.Паасонен килә, аның тикшеренүе өлешчә “Gebrauche und Volksdichtung der Tschuwassen” (“Обычаи и народная поэзия чувашей”, Хельсинки, 1949) китабында басылып чыга.

1920 елда кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Әлки волостена керә. 1920 елда ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

2004 елга кадәр Чуаш Борнае авыл җирлеге составына керә. ТР Дәүләт Советының 2004 елның 9 сентябре карары белән хисап мәгълүматларыннан төшереп калдырыла.

1930 елда авылда “Пчела” колхозы оештырыла, 1957 елда Ленин исемендәге колхоз составына керә (куян үрчетү, сарык асрау, сөт, тавык фермалары эшли). 1987 елдан “Прогресс” колхозы була. 1996 елдан “Якты күл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Авыл янында археология истәлекләре: I Ярәп болгар авыллыгы (Алтын Урда чоры болгар истәлеге),  II һәм III (монголларга кадәрге чор болгар истәлеге) табыла.

Халык саны

1782 елда – 42 ир заты;
1859 елда – 566,
1897 елда – 892,
1908 елда – 815,
1920 елда – 878,
1926 елда – 526,
1938 елда – 356,
1949 елда – 303,
1958 елда – 378,
1970 елда – 211,
1979 елда – 135,
1989 елда – 27,
2002 елда – 7 (чуашлар, руслар).

Хәзерге вакытта даими яшәүчеләре юк.