Эчтәлек

Авылга 1930 елларда нигез салына.

Нигез салынган көннән – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь.1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Яңа Аксубай авыл җирлеге составына керә.

1930 елларда “Дружба” колхозы оештырыла, 1950 елдан Тельман исемендәге колхоз составына керә, 1953 елдан – Ленин исемендәге колхоз (Яңа Аксубай авылы), 1958 елда Ильич исемендәге колхоз (Киса авылы) белән берләштерелә. 1993 елдан “Киса” күмәк предприятиесе һәм Ленин исемендәге крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2004 елдан “Агрофирма “Вамин-Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

2003 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1938 елда – 217,
1949 елда – 187,
1958 елда – 183,
1970 елда – 196,
1979 елда − 110,
1989 елда – 81,
2002 елда – 69,
2010 елда – 74,
2015 елда – 63 кеше (чуашлар).