Эчтәлек

Идел буенда б.э.к. 1 нче меңьеллыкта барлыкка килә. Төрки һәм Хәзәр каганлыкларында киң тарала.

Алтын Урдада күннән, күп катлы киездән һәм тимер кисәкчекләреннән эшләнгән коярлар файдаланылган.

XIV–XVI йөзләрдә атның башын саклаучы тимер япма һәм атның гәүдәсенә капланган, күннән (яки постаудан) эшләнгән, тимер кисәкләре беркетелгән тукыма (чалдар) кулланылышта булган.

Гадәттә, коярдан бай һәм аксөяк сугышчылар, шулай ук башлап һөҗүм итүче гаскәриләр файдаланган.

Әдәбият  

Горелик М.В. Ранний монгольский доспех (IX — первая половина XIV вв.) // Археология, этнография и антропология Монголии. Новосиб., 1987.