Эчтәлек

Кремль калкулыгының көнбатыш итәгенә урнашкан.

Никола-Низский чиркәве белән бергә Никола кафедраль соборы комплексын тәшкил итәләр. XVII йөз уртасында яки ахырында Никола-Низский чиркәве белән бер вакытта (XVI йөз уртасында) агачтан эшләнгән Никола Боровский чиркәве урынында төзелә. Өч апсидалы, дүрт баганалы бер гөмбәзле чиркәүләр төренә керә. 1720–1730 елларда Покров чиркәвенең төньяк-көнбатыш почмагында биш яруслы чаң манарасы төзелә. Дүрткырлы түбәнге яруска бер-берсе өстенә югарыга даими кечерәеп баручы 4 сигезкырлык урнаштырылган. Ике урта яруска биек, а´ркалы чаң уемнары уелган, биек киртәле кәрнизләр белән төгәлләнгән. Дүрткырлык һәм аскы сигезкырлыкның почмаклары пилястралар, башка сигезкырлыклар пьедесталлардагы ярымколонналар белән бизәлгән. Манараның сигезкырлык гөмбәзе һәм түбәләре яшел төстәге майолика чирәп белән ябылган. Покров чиркәвенең кыңгырау манарасы фасады тулаем кирпеч бизәге элементлары булган барокко стилендә бизәлгән.

1892 елда Покров чиркәве үзгәртеп корыла. Яктылык барабаннары өстендә бер урынына Владимир-Суздаль архитектурасы стилендә бизәлгән шлем формасындагы биш гөмбәз барлыкка килә; ярымгөмбәзсыман чатыр кыек түбә итеп үзгәртелә. Беренчел бизәлеше көнчыгыш фасадтагы бик зур кайма белән әйләндереп алынган апсидалы тәрәзәләрдә генә сакланып калган. Покров чиркәве һәм чаң манарасының кирпеч диварлары штукатурланган һәм агартылган. Храм гөмбәзләре һәм түбәләре калай белән ябылган һәм буялган.

1930 елда ябыла, 1945 елда дин тотучыларга кайтарып бирелә.

Әдәбият

Республика Татарстан: Православные памятники (середина XVI — начало XX веков). К., 1998.

Автор — Х.Г.Надыйрова, Е.В.Липаков