- РУС
- ТАТ
Россия Федерациясенең Башкортстан Республикасындагы административ-территориаль берәмлек
Башкортстан Республикасының көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 2134 кв.км. Үзәге – Бишбүләк авылы (Уфа шәһәреннән 230 км ераклыкта урнашкан).
Халкы – 23653 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 6805 кеше (1970 елда – 12058, 1979 елда – 10727, 1989 елда – 9722, 2002 елда – 7374 кеше).
Районда унсигез татар, өч татар-башкорт, өч татар-чуаш авылы бар. Иң зур татар авыллары: Кыңгыр-Мәнәвез (2009 елда – 1348 кеше), Ает (1263), Усаккичү (839), Елбулактамак (717).
Иң әүвәлгеләре: Кунаккол (1746), Кыңгыр-Мәнәвез (1762), Мәнәвез-Мәскәү (1782) авыллары.
Кыңгыр-Мәнәвез авылында – «Өмет» татар халык театры (1992 елдан, 2002 елдан халык театры), Ает авылында «Ядкарь» татар халык фольклор ансамбле (1995 елдан, 2006 елдан халык ансамбле) эшли.
2015/2016 уку елында Бишбүләк районының ун мәктәбендә татар теле предмет буларак өйрәнелә (Ает, Базлык, Бишбүләк (ике мәктәптә), Елбулактамак, Кыңгыр-Мәнәвез, Кушелга, Кунаккол, Сухоречка, Усаккичу авылларында).
2013 елда Район мәгариф бүлеге белән Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре (Татарстан Республикасы) мәгариф учреждениеләре арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куела. 2013/2014 уку елында Кунаккол авылы мәктәбе укытучысы И.С.Фазуллин «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» республика конкурсында абсолют җиңүче була, 2014/2015 уку елында Усаккичү авылының унберенче сыйныф укучысы А.Юмагулова халыкара Татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында (Казан шәһәре) җиңүче була.
Рус, татар, чуаш телләрендә «Светлый путь» – «Якты юл», – «Сутасул» газетасы нәшер ителә.
Бишбүләк районында:
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.