15 төре билгеле, Евразия, Төньяк Африка һәм Төньяк Америкада таралганнар.

Татарстан территориясендә 2 төре бар. Вак орлыклы шепкән (C. microcarpa) барлык районнарда да очрый, далаланган тау битләрендә һәм болыннарда, кырларда, юл буйларында, язгы чәчүлекләрдә, төкле шепкән (C. pilosa) Куйбышев сусаклагычы утрауларында һәм көзге культуралар арасында үсә.

20–100 см биеклектәге үсемлек. Сабагы ботаклы. Яфраклары ланцетсыман, аскылары сапчыл, сабактагылары — утырма. Чәчәкләре сары, чук чәчәк төркемендә. Җимеше — грушасыман кузакчык. Май–августта чәчәк ата. Җимешләре июнь–августта өлгерә.

Майлы, терлек азыгы үсемлеге.