Эчтәлек

Болгар шәһәренең Алтын Урта дәвере Болгар архитектурасы истәлеге. Болгар тарих-архитектура музей-саклаулыгы территориясендә урнашкан.

1330 елларда Болгар җамигъ мәчетенең көнчыгыш фасады каршында төзелгән. Шәрекъ илләренә хас үзәкләшкән композицияле, чатырсыман Көнчыгыш төрбә Башта тәбәнәк дүрткырлыктан (10,5×10,5 м) очлаеп сигезкырлыкка әверелгән, ярымшарсыман гөмбәзе сигез кырлы чатыр белән очланган корылмадан гыйбарәт була. Зур порталлы уксыман ишек уемы көньяк фасадта урнашкан. Дүрткырлыкның башка якларында уксыман тәрәзәләр уелган. Сигезкырлыкның ян-якларында декоратив куышлар бар. Төрбә ак известьташтан төзелгән һәм туф блоклар белән тышланган. Интерьерның дивар өлешләре башта штукатурланган һәм декоратив сталактитлар белән бизәлгән, тәрәзәләре каймаланган. XVIII йөз башында Көнчыгыш төрбә бинасы Успение монастыреның Никола чиркәве итеп яраклаштырыла (1770 елга кадәр), төрле үзгәртүләргә дучар ителә: ишек көньяктан төньяк фасадка күчерелә, чатыр сигезкыеклы, гөмбәзле агач түбә белән алыштырыла, дүрткырлыкның көнчыгыш дивары ике контрфорс белән ныгытыла, төньяк һәм көнчыгыш тәрәзә уемнары киңәйтелә. XX йөз уртасына Көнчыгыш төрбә түбәсен, порталын, фасад тышлыгының күпчелек өлешен һәм интерьерларының штукатурасын югалта.

1967–1968 елларда С.С.Айдаров проекты буенча портал хәрабәләре консервацияләнә, фасадларның бер өлеше реставрацияләнә, агач чатыр белән очлана. 1982 елларда уксыман тәрәзә уемнары реста­врацияләнә, сигезкырлыкның көньяк-көнчыгыш өлешендәге куыш формасы цемент измәсе белән торгызыла.

Әдәбият

Гарипова Ф. Борынгы Болгар шәһәрләре. Казан, 1990.

Хлебникова Т.А. Археологические исследования мавзолеев города Великие Булгары // Поволжье в средние века. М., 1970.

Айдаров С. С., Аксенова Н.Д. Великие Булгары. Казань, 1971.

Мухаметшин Д. Г. Великие Булгары: Путеводитель. М., 1982.