Бөренең сул кушылдыгы (Вятка елгасы бассейны).

Озынлыгы 18,6 км, бассейнының мәйданы 66,7 км2. Кукмара районы территориясеннән ага. Елга башы Тырыш авылыннан 0,6 км төньяктарак, тамагы Зур Сәрдек авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 78 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 8%.

Борбаш елгасының 0,5 тән алып 1,6 км га кадәр озынлыктагы 4 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,40 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,26-0,5 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлы. Бассейнда еллык су агымы төшүнең уртача күпьеллык катламы 108 мм, ташу агымы катламы 97 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче декадасында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,025 м3/с.

Суы гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы, язын йомшак (1,5 мг-экв/л), кышын һәм җәен чагыштырмача салкын (3-6 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л га кадәр.

Борбаш бассейнында гомуми күләме 0,4 млн м3 булган буа бар.

Су ресурслары сугару өчен кулланыла