Биографиясе

1940 елның 29 июле, Яшел Үзән районы Олы Җәке авылы – 2014 елның 22 октябре, Ленинград өлкәсе.

Ленинград физик культура техникумын тәмамлый (1976).

«Динамо» ирекле спорт җәмгыятендә тәрбияләнә (Ленинград). СССР (1967, 1970–1972), дөнья (1969–1971, 1973), Олимпия уеннары (1972, 4×7,5 км эстафетада узышу) чемпионы; дөнья чемпионатында көмеш медаль ала (1967, 4×7,5 км эстафетада узышу; 1969, 20 км га аерым узышу).

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.