Биографиясе

1925 елның 17 апреле, БАССРның Зилаир кантоны – 1986 елның 24 гыйнвары, Казан шәһәре.

Казан университетын тәмамлый (1956 ел).

1956–1965 елларда Татарстан китап нәшриятында тәрҗемәче һәм мөхәррир, «Совет әдәбияты» журналында әдәби хезмәткәр булып эшли.

Иҗаты

1966 елдан әдәби иҗат белән генә шөгыльләнә.

Бөек Ватан сугышы елларыннан башкорт һәм татар матбугатында басылып килә.

Шигырьләр, лирик хикәяләр, повестьлар һәм очерклар авторы («Илһам авазы», 1966 ел; «Сиңа ничә яшь?», 1970 ел; «Су башы», 1975 ел; «Изге мизгелләр», 1985 ел).

Рәфыйковның үз тәрҗемәсендә «Сандугач Хәбир чишмәсе» – «Родник Хабира-Соловья» (1972 ел), «Ишкилде» – «Ишкильды» (М., 1975 ел), «Үрдәге мәктәп» – «Школа на взгорке» (М., 1976 ел) җыентыклары рус телендә басылып чыга. Рәфыйковның әсәрләре тормыштан алып язылган, документаль характерда. Аның геройлары – яшьлекләре сугыш чорына туры килгән буын вәкилләре.

Рәфыйков шулай ук әдәбият тарихына, татар поэзиясендә әдәби тәрҗемә мәсьәләләренә караган публицистик мәкаләләр авторы да.

Рус теленә Г.Тукай, Ш.Камал, Н.Дәүли, М.Әмир, Х.Сәрьян, И.Гази, Ә.Еники әсәрләрен тәрҗемә итә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Медальләр белән бүләкләнә.

1950 елда репрессияләнә, 1955 елда аклана.

Әдәбият

Вәли-Барҗылы М. Якты һәм җылы бөркелә... // Казан утлары. 2005. № 4.