Эчтәлек

Хәзерге Пенза өлкәсенең Наручат авылы янында урнашкан була.

Мухша олысы үзәге һәм акча сугу урыны (1313–1367).

1367 елда Алтын Урда бәге Тагай тарафыннан яулап алына. 1395 елда, фаразланганча, Урта Азия хакиме Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан талана.

XV йөз башларыннан элекке әһәмиятен югалта.

Кирпеч йорт, мунча, мөселман төрбәләренең археологик калдыкларын беренче тапкыр А.А. Кротков тикшерә (1925–1926). Соңрак Е.А. Алихова (1959–1960) һәм Ю.А. Зеленеев (1989–1991) өйрәнә.

Әдәбият

Кротков А.А. К вопросу о северных улусах золотоордынского ханства // Известия Общества обследования и изучения Азербайджана. 1927. № 5.

Алихова Е.А. Мавзолеи города Мохши-Наровчата // Советская археология. 1973. № 2.

шул ук. Постройки древнего города Мохши // Советская археология. 1976. № 4.

Автор – И.Л.Измайлов