Биографиясе

1900 ел, Казан губернасы, Зөя өязе Шыгай авылы – 1957 елның 21 ноябре, Башкортстан АССР, Ишембай шәһәре.

1914 елда авыл мәктәбенең 4 сыйныфын тәмамлаганнан соң, Тула шәһәренә китә, корал заводында йөк ташучы булып эшли.

1916–1917 елларда Кавказ арты нефть промыселларында.

Гражданнар сугышында катнаша.

1923 елдан «Старогрознефть» (Грозный шәһәре) тресты промыселларында тормозлаучы, бораулаучы ярдәмчесе, бораулаучы, тракторчы булып эшли.

1937–1956 елларда «Ишембайнефть» тресты (Башкортстан АССР) нефть промыселларында оператор, скважиналарны җир астында ремонтлау буенча өлкән мастер.

Бүләкләре

Герой исеме производство йөкләмәләрен уңышлы үтәгәне өчен бирелә. Ике Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Автор – К.А.Нәҗипова