Биографиясе

1967 елның 6 июнендә Казанда туган.

Казан медицина институтын (1990), А.М.Горький исемендәге Әдәбият институтын (1996, Мәскәү) тәмамлый. Рус телендә яза.

1990–1996 елларда «Казанский» санаториенда эшли.

Татарстан Язучылар берлегенең рус әдәбияты һәм тәрҗемә бүлеге җитәкчесе.

Иҗаты

Л.Газизова шигырьләренә төгәллек, метафорага байлык, эчкерсез кичерешләр хас. Шигърияте рус поэзиясенең классик юнәлешенә тартым.

Иҗаты: «Кара энҗе» («Чёрный жемчуг», 1995) «Лирик проза» («Лирическая проза», 2001), «Кышкы арабескалар» («Зимние арабески», 2002).

Г.Державин исемендәге бүләк лауреаты.

Әдәбият

Балашов Ю. Поэтическая Вселенная Лилии Газизовой // Казань. 2001, № 5.