Биографиясе

1939 елның 10 марты, Мамадыш районы Катмыш авылы — 2012 елның 28 сентябре, Казан.

Казан театр училищесен (1966), Казан университетының тарих-филология факультетын (1975) тәмамлый.

1966 елда Татарстан республика күчмә театры труппасына эшкә килә.

Иҗаты

Х.З.Мәхмүтов Хәлил ролендә

(«Сары чәчәк ата көнбагыш…», А. Гыйләҗев; сулда – И.Мәхмүтова)

Р.Бикчәнтәев, Р.Тумашев, П.Исәнбәт, М.Сәлимҗанов кебек режиссёрлар җитәкчелегендә эшләү Мәхмүтовка зур сәхнә остасы дәрәҗәсенә күтәрелергә мөмкинлек бирә. Максут («Умырзая чәчәкләре», Ю.Әминев) һәм Хәлил («Сары чәчәк ата көнбагыш...», А.Гыйләҗев) кебек революционерлар, гашыйк егет Хәйретдин («Яшь йөрәкләр», Ф.Бурнаш), газап чигүче Хафиз («Шәмсекамәр», М.Әблиев), юләр Тархан («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт), шат Юлдыбай («Күктән төшкән бәхет», Н.Асанбаев), үз-үзеннән бик канәгать Ислам («Әниемнең ак күлмәге» («Әни килде»), Ш.Хөсәенов) образларын, У.Шекспир (Бенедикт — «Юктан чыккан тавыш») һәм К.Гольдониның (Флориндо — «Ике хуҗаның хезмәтчесе») классик комедияләрендәге геройларны гәүдәләндергән актёр жанр табигатен нечкә тоемлап эш итә, пластик нәзакәтлелеккә, һәр характерны индивидуальләштерүгә омтыла.

М.Горькийның «Мещаннар» (1967) пьесасындагы Нил роле өчен Мәхмүтов Бөтенроссия театр конкурсы лауреаты исеменә лаек була. Биктимер («Ташкыннар», Т.Гыйззәт) һәм Малик Бикташев («Кыр казлары артыннан», И.Юзеев) образлары белән актёр зур уңыш казана. Алар аша ул тормышта катлаулы хәлләргә юлыккан геройларының тирән эчке драматизмын ачып бирә. Тормышчан сыйфатларны гадәттән тыш гомумиләштереп, Малик образында актёр үзенә бер төрле социаль битлек тудыра, үз рәхәтен генә кайгыртып яшәүне хуплаган мещанлык карашларын аяусыз фаш итә.

Т.Миңнуллинның «Без бит авыл малае» пьесасындагы ул тудырган Иртуган образы — алда әйтелгән геройның капма-каршысы. Иртуган — милли характер үзенчәлекләрен, татар крәстияненең туган җиренә тугрылыгын гәүдәләндерүе, тормыш сөючәнлеге һәм күтәренке рухлы булуы белән аерылып тора. Р.Заһидуллин куйган спектакльләрдә Мәхмүтов тирән эчтәлекле шактый гына рольләр башкара: Күрән би («Ител суы ака торур», Н.Фәттах), Борис («Минем сөекле картларым», Р.Солнцев), Ислам Фоатович («Игълан буенча өйләнү», Б.М.Рацер, В.К.Константинов), Кәрим бай («Башмагым», Т.Гыйззәт).

1997–2001 елларда Казан театр училищесендә укыта.

Автор — Д.Ә.Гыймранова

Х.З.Мәхмүтов Нил ролендә

(«Мещаннар», М.Горький)