Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысыннан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Усәлә исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сәүдә итү тарала.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша; мәчет (беренче мәхәллә якынча 1815 елда барлыкка килә, беренче мәчет 1878 елда төзелә, икенчесе – 1891 елда, беренчесе 1905–1909 елларда арасында янып юкка чыга, икенчесе 1930 елларда җимерелә, 1909 елда кызыл кирпечтән яңа мәчет төзелә, 1934 елда – анда клуб, 1995 елда китапханә урнаша), мәктәп (XX йөз башында 106 ир бала исәпләнә), су тегермәне, тимерче алачыгы, 13 вак-төякләр кибете эшли; сишәмбе саен базар була. 1915 елда авылда җәдит мәдрәсә ачыла.

Авыл җәмәгатенең имана җире 897,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Түбән Сон волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан Мамадыш районында.

Хәзер Усали авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Баку эшчеләре” колхозы оештырыла. 1954 елдан авыл Куйбышев исемендәге колхоз составында (Югары Кыярлы, Владимир, Баскан, Бөрсет-Сукачы, Күкчишмә авыллары), анда колхоз идарәсе урнаша, 1993 елда “Татарстан” күмәк предприятиесе итеп үзгәртелә, 2002 елдан – “Татарстан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. 1945 елда авылда машина-трактор станциясе оештырыла, 1963 елда – район “Сельхозтехника”сының Усали бүлеге, 1980 елда “Райобъединениесельхозхимия” итеп үзгәртелә, 1988 елдан – “Усалиагрохимсервис” ачык акционерлык җәмгыяте. Май заводы бар.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1928 елда авылда дүртьеллык башлангыч мәктәп ачыла, 1933 елда – колхоз яшьләре мәктәбе, соңрак – тулы булмаган урта, 1945 елда – җидееллык, 1950 елда урта мәктәп (1992 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында авыл тарихына багышланган музей-почмагы эшли (оештыручысы – Л.С.Константинова, җитәкчесе – А.Р.Исмәгыйлова).

1924 елда авылда агач бинада хастаханә урнаштырыла, 1979 елдан яңа кирпеч бинада. Хәзер көндезге стационар белән дәвалау амбулаториясе эшли.

Авылда шулай ук клуб (1934 елдан, башта элекке мәчет бинасында урнаша, 1972 елда яңа бина төзелә), китапханә (1947 елдан, 1995 елдан элекке клуб бинасында) бар.

Мәдәният йорты каршында “Сәйлән” татар фольклор ансамбле эшли (2009 елдан, оештыручысы һәм җитәкчесе – Г.М.Вәлиева).

1970 елларда 2 нче Усад урта һөнәри техник училищесенең филиалы эшли (тракторист-машинистлар әзерләнә).

Төзекләндерелгән “Сания” чишмәсе бар (2014 ел).

Авылда архитектура истәлекләре сакланган: XX йөз башына нисбәтле торак йорт (ике катлы кирпеч бина), анда фаразланганча, Латыйф мулла яшәгән (М.-Л.Камалетдинов (1870 – ?) – 1906 елдан икенче җәмигъ мәчет имамы; волость идарәсе бинасы (1898 елда) – бер катлы, классицистик юнәлештә эклектика стилендә төзелгән.

Күренекле кешеләре

Л.Г.Габдрахманова (1968 елда туган) – филолог, филология фәннәре кандидаты, Иҗтимагый белем академиясенең хокук фәннәре кафедрасы мөдире;

Н.Нәкъкаш (1948 елда туган) – әдәбият белгече, рәссам‑каллиграф, график, ТР ның атказанган сәнгать эшлеклесе , ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы (2001 елдан);

Н.В.Нестеров (?–?) – РСФСР ның атказанган укытучысы;

А.П.Тимошева (1943 елда туган) – химик, химия фәннәре кандидаты;

Д.С.Шакиров (1961 елда туган) – ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Таткнигоиздат” ДУП генераль директоры (1998 елдан).

Халык саны

1782 елда – 81 ир-ат;
1859 елда – 520,
1897 елда – 970,
1908 елда – 1158,
1920 елда – 1236,
1926 елда – 1208,
1938 елда – 1019,
1949 елда – 772,
1958 елда – 828,
1970 елда – 815,
1979 елда – 813,
1989 елда – 668,
2002 елда – 553,
2010 елда – 501,
2017 елда – 431 кеше (татарлар).