Эчтәлек

Идел-Урал буе татарлары элек-электән авылларда тормыш алып барган, һәм биредә алар тораклар, йортлар төзегәннәр. Урта гасырларда татар җирләре авыллары (авыл, ил) белән генә түгел, күпсанлы шәһәрләре белән дә дан тоткан. XVI йөздә Казан ханлыгы яуланганнан соң, шәһәрләрдән көчләп куылган татарларның күпчелеге авылда яшәүче этнос булып әверелә.

Татар авыллары һәм салалары зурлыклары – берничә дистәдән меңгә кадәр һәм аннан да артыграк йортлары булуы; төрләре – су белән бүленгән урында, елга, күл, юл буенда урнашулары; планлаштырылулары – урамлы, әйләнәле, кварталлы һ.б. булулары белән аерылып торганнар.

Борынгы авыллар, аеруча Кама алды төбәгендәгеләре, кардәш гаиләләр утарларының бергә тупланып, оя-оя булып яшәүләре белән үзенчәлекле. Урамнар тыкрыклар белән кисешкән. Гадәттә, таза хәлле крәстияннәр, руханилар, сәүдәгәрләр утарлары, мәчет (керәшен авылларында – чиркәү), кибетләр, җәмәгать амбарлары, кайчакта мәктәпләр, янгын сүндерү сарайлары үзәктә урнашкан. Авыл читенә тегермән салынган. Аның тирә-юне көтүлекләр өчен файдаланылган, басу капкасы, киртә белән әйләндереп алынган. Авылдан беркадәр ераклыкта зират була.

Урта Идел буендагы татар авыллары яшеллеккә күмелеп утырган, җирле рус авылларыннан алар шул сыйфат белән аерылганнар. Утарлар 2 өлешкә – ишегалды (мишәрләрдә – йорт, азбар) һәм ындыр якка бүленеп, ишегалдында – йорт, келәт, амбар, терлек өчен каралты-кура, еш кына җәйге аш алачыгы; ындыр ягында бәрәңге бакчасы, мунча, ындыр табагы, кибәнлек, әвен урнашкан.

Ука елгасы бассейнындагы мишәр авылларына хуҗалык корылмаларын (амбар, келәт) утарның тышына, урам ягына урнаштыру гадәте хас. Утар җирләре җитмәгәндә, бәрәңге бакчасы һәм ындыр еш кына авыл читендә урнашкан: гаилә үскән һәм утар җирендә, башка чыгару гадәте буенча, өйләнгән угылларга йортлар салынган.

3 өлештән торган зур утарлы (2 катлы йорт, күпсанлы терлек һәм хуҗалык каралтылары, бакча ягы) таза хәлле гаиләләрдә – бигрәк тә Касыйм, Оренбург татарлары арасында – аз булмаган. Һәр төбәктә дә ишегаллары ачык һавалы урында корылган. Төньяк өчен гадәти булган торакны һәм хуҗалык корылмаларын уртак түбә белән тоташтыру алымы Чыпца һәм Пермь татарларында таралган. Урман һәм урман-дала төбәкләрендә, гадәттә, бөтен утар буеннан-буена корып алынган: урам якка татар яки рус үрнәгендәге капка (кара Капка) урнаштырылган, тоташ бүрәнәләрдән, тактадан, кайчакта таштан салынган биек койма белән әйләндерелгән. Капкага һәм коймаларга бизәкләр төшерелә, алар төрле төсләргә буяла.

Казан артында, шулай ук Касыйм, Сергач татарларында йорт ишегалды түренә салына. Аның каршындагы тоташ койманың бер өлешен беркадәр тәбәнәгәйтеп, аңа челтәрле рәшәткә өстәлә. Өй түренә шомырт, миләш агачлары, чәчәкләр утыртып бакча ясала. Татар авыллар еш кына ике исем белән аталалар: берсе – хәзерге административ, икенчесе – аларның халык телендә йөргәне – оно–, этно-, социо-, топо-, гидроним мәгънәсенә ия гадәти атама. Бер үк исемдәге авылларның оешу вакытларын «иске», «яңа» искәрмәләре ачыклый.

Кайбер татар авылларында, аеруча Урта Идел буенда, төбәкне Рус дәүләтенә кушу вакытында татар халкы авылларына руслар килеп урнаша, әмма нигез салучыларның эзләре авылның исемнәрендә сакланып кала (мәсәлән, Аракчино, Атлашкино, Камай, Киндерле, Ометьево һ.б.). Этник яктан катнаш халыклы (татар-рус, чуваш, мари, удмурт) шәһәрләрдә һәм авылларда дустанә мөнәсәбәтләр хөкем сөргәндә дә, дин, тел, мәдәният-көнкүреш аермалыклары булу сәбәпле, милли бүлгәләнү гадәткә керә, яшәү даирәсе аерымлана, шул рәвешле, вакытлар узу белән, милли бистәләр, урамнар, яклар барлыкка килә (мәсәлән, татар бистәсе, урамы, ягы).

Шулай ук кара Торак.

Әдәбият  

Воробьев Н.И. Казанские татары. К., 1953;

Халиков Н.А. Поселения жилища // Татары. М., 2001.

Авторлар — Н.А.Халиков, Ф.Ф.Гулова