Биографиясе

1927 елның 7 гыйнвары, хәзер Свердловск өлкәсенең Түбән Серга районы Васькино авылы — 1995 елның 4 июне, Казан.

Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1950), Пермь өлкәсенең Барда авылында район халык мәгарифе бүлеге инспекторы булып эшли.

1958 елдан кабат Казанда. 1961 елдан СССР ФАнең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты фәнни хезмәткәре.

«Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н (Т. 1–3, 1977–81) төзүдә катнаша һәм мөхәррире була, русча-татарча (1984), татарча-русча (1988) сүзлекләр, сәүдә хезмәткәрләренең кыскача русча-татарча сүзлеген (1995) төзүчеләрнең берсе. «Ш.Камал прозасы теле» (1991) монографиясе авторы. Хезмәтләре татар, башкорт телләре лексикасы һәм морфологиясенә карый.

Хезмәтләре     

Татар телендә бәйлек сүзләр турында // Вопросы лексикологии и лексикографии. К., 1976;

Җ.Вәлидинең лингвистик язмасы // Татарская лексика в семантико-грамматическом аспекте. К., 1988;

Татар проза телен үстерүдә фразеологиянең роле (XIX йөз башы — XX йөз ахыры). К., 1993;

Фразеология башкирского языка // Советская тюркология. 1977. № 1.

Әдәбият

Ганиев Ф., Газизова Ф. Фидакарь галим // Проблемы лексикологии и лексикографии татарского языка. К., 1995. Вып. 2.