Тарихы

Авыл 1755 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Карыколан исеме белән дә билгеле.

1860 елга кадәр халкы типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы күбесенчә игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, су тегермәне була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2046 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Мәсгут волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 30 октябреннән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Кәкре Елга авыл җирлегенә керә.

1998 елга кадәр авыл «Марс» колхозы составына керә (Кәкре Елга авылы). 2004 елдан «Марс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Марс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар. 2010 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

2009 елда мәчет төзелә (нефтьчеләр акчасына).

Халык саны

1816 елда – 98 ир заты;
1889 елда – 581,
1908 елда – 825,
1920 елда – 949,
1926 елда – 818,
1938 елда – 672,
1949 елда – 402,
1958 елда – 356,
1970 елда – 294,
1979 елда – 260,
1989 елда – 181,
2002 елда – 183,
2010 елда – 147,
2015 елда – 144 кеше (татарлар).