Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының үзәк өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 1751 кв.км. Үзәге – Кырмыскалы авылы (Уфа шәһәреннән 50 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 50176 кеше (2014 ел). Татарлар саны 2010 елда – 16318 кеше (1970 елда – 25863, 1979 елда – 23229, 1989 елда – 21756, 2002 елда – 15811 кеше).

Районда егерме сигез татар, унике татар-рус, биш татар-башкорт, бер татар-башкорт-рус торак пункты бар. Иң зур татар авыллары: Сахай (2009 елда –1569 кеше), Бозаяз (1541), Яңа Кыешкы (1283), Шәйморатов (826), Атҗитәр (492), Сарт-Чишмә (956), Иске Шәрәй (498).

Иң әүвәлгеләре: Сахай (XVIII йөз башы), Атҗитәр (1735 ел), Иске Шәрәй (1739 ел), Олыкүл (1752 ел), Бозаяз (1757 ел), Кырмыскалы (1758 ел), Кабак (1760 ел).

Татар җәмгыяте тормышы

2004/05 уку елында районның җиде мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла, унҗидесендә татар теле предмет буларак өйрәнелә. Каз өмэсе, Нәүрүз, Сабан туе бәйрәмнәре үткәрелә. Районда ел саен татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада үткәрелә.

Район китапханәләрендә егерме биш меңләп татар китабы исәпләнә.

Кырмыскалы авылында һәм Прибельский поселогында татар халык театрлары эшли. Районда татар иҗат коллективлары: «Рәйхан» (Атҗитәр авылы) һәм «Якты таң» (Яңа Кыешкы авылы) вокаль ансамбльләре, «Хатирә» (Иске Кыешкы авылы) һәм «Ялла» (Сахай авылы) фольклор ансамбльләре эшли.

Рус һәм татар телләрендә «Кармаскалинская новь» – «Үзән» газетасы нәшер ителә.

1998 елда Башкортстан татарлары корылтае башкарма комитетыты бүлеге оештырыла.

Күренекле кешеләре

Кырмыскалы районында:

  • Социалистик Хезмәт Герое Р.И.Камалов,
  • генерал-майор М.М.Шәйморатов,
  • агроном-селекционер С.Г.Кунакбаев,
  • язучылар Ф.Әсәнов, Д.Х.Булгакова, Р.Н.Ханнанов, Р.М.Чурагулов туган.