Биографиясе

1881 елның 11 феврале, хәзер Владимир өлкәсе Гороховец авылы – 1946 елның 8 октябре, Мәскәү шәһәре.

Инженерлык геологиясенә нигез салучыларның берсе. Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң (1909 ел), Геология комитетының Мәскәү бүлегендә эшли.

1922 елдан СССР Игенчелек халык комиссариатында, 1924 елдан Геология комитетында, 1929 елдан Җир асты сулары институтында, профессор (1930 елдан), 1933 елдан Бөтенсоюз минераль чимал институтында, 1935 елдан СССР Фәннәр академиясенең Геология институтында.

1942–1944 елларда Казанда, оборона ихтыяҗы өчен Урта Идел һәм Кама буе ресурсларын мобилизацияләү буенча СССР Фәннәр академиясе комиссиясенең су хуҗалыгы секциясе рәисе.

1944 елдан СССР Фәннәр академиясенең Гидрогеология проблемалары лабораториясе директоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре гидрогеологиягә, инженерлык геологиясенә, туфрак белеменә карый. Ф.П.Саваренский Идел буе төбәгендә гидрогеологик төшерүләр үткәрә (1915–1922 еллар), аның җитәкчелегендә СССР, шулай ук Татарстанның җир асты сулары буенча беренче белешмәлек төзелә (1933 ел).

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Избр. соч. М.–Л., 1950.