Биографиясе

1939 елның 9 июле, БАССРның Бәләбәй районы Акбасар авылы — 1999 елның 7 декабре, Уфа.

1967 елда Уфа нефть институтын (хәзер Уфа нефть техника университеты) тәмамлый, шунда ук эшли, газ һәм конденсат чыганакларын эксплуатацияләү һәм эшкәртү кафедрасы мөдире (1989 елдан).

Хезмәтләре нефть һәм газ табу процессларын камилләштерү өчен чыганакларны эшкәртү һәм нефть үзлекләрен регуляцияләүгә карый. Хәбибуллин ятмаларны эксплуатацияләгәндә углеводородларның аномаль үзле үзлекләренә тәэсир итүче югары нәтиҗәле технологияләр һәм химик реагентлар тәкъдим итә.

Уйлап табуга 10 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

РФнең мактаулы нефтьчесе.

Хезмәтләре

Аномальные нефти. М., 1975 (автордаш); Подземная гидрогазодинамика. Уфа, 1987 (автордаш); 

Оптимизация режима работы малодебитных скважин на залежах аномальных нефтей. Уфа, 1989 (автордаш).