- РУС
- ТАТ
Баянчы, педагог, Татарстанның атказанган, халык артисты (1993, 2006)
1955 елның 21 июлендә Актаныш районы Татар Ямалы авылында туган.
1979 елда Казан консерваториясен тәмамлый.
1981 елдан Татар филармониясендә; бер үк вакытта, 2008 елдан, Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укыта.
Концертмейстер буларак, Татарстан вокал сәнгатенең әйдәп баручы төп солистлары (И.Шакиров, Ә.Авзалова, Х.Бигичев, В.Гыйззәтуллина, Ф.Сөләйманова һ.б.) белән чыгышлар ясый.
1989 елдан соло программалары белән Россиядә һәм чит илләрдә (Болгария, АКШ, Төркия) гастрольләрдә йөри, радио һәм телевидениедә чыгышлар ясый.
Баян өчен әсәрләр: Баян һәм халык уен кораллары оркестры өчен концерт (1990), халык көйләренең эшкәртмәләре, пьесалар һ.б. авторы.
Ф.Туишев исем. (1992) һәм И.Шакиров исем. (2005) музыкант-башкаручылар конкурслары лауреаты; халыкара һәм бөтенроссия конкурслары дипломанты.
2007 елдан 2 елга бер тапкыр Татар Ямалы авылында К.Сатиев исем. баянчылар һәм гармунчылар фестивале үткәрелә.
К.Сатиев музее ачыла (2007).
Татар баянчылары. Казан, 1996.
Ак баян. Казан, 2005.
Консерватория. Армия. Филармония. Казан, 2009.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.