Биографиясе

1889 елның 26 октябре, Вятка губернасы, Малмыж өязе Әҗим авылы – 1960 елның 28 апреле, Казан.

А.В.Вишневский шәкерте.

1913 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлагач, шунда ук анатомия кафедрасында В.Н.Тонков белән, бер үк вакытта хирургия кафедрасында эшли.

1914 елда армиягә алына, 1915 елдан Казан хәрби госпиталендә хирургия бүлеге мөдире, 1917–1921 елларда Кызыл Армия күчмә-кыр госпитале баш табибе. 1931 елдан Казан медицина институтында, 1936 елдан факультет һәм госпиталь хирургиясе кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 3 нче шәһәр хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни хезмәтләре ашказаны, уникеилле эчәк җәрәхәтләре, простата бизе инервациясе мәсьәләләренә, шулай ук корсак куышлыгы һәм күкрәк хирургиясенең патологик процессларында организмның компенсатор һәм алмаш функцияләрен өйрәнүгә карый (операцияләрнең төрле вариантларын төзи).

И.В.Домрачев һәм аның шәкертләре тарафыннан организмда матдәләр алмашы процесслары (холестерин, май, аксым һәм су алмашы) мәсьәләләре өйрәнелә.

И.В.Домрачев корсак куышлыгы органнары ялкынсынганда новокаин блокадасының бер төрен эшли; эчәк анастомозы вакытында эчәк җөе методын, кетгутны «коры» стерильләштерү ысулын тәкъдим итә.

И.В.Домрачев 30 мең катлаулы операция ясый. Аны «халык профессоры» дип олылыйлар.

Бүләкләре

Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Заболевания грудной клетки, позвоночника и молочной железы. Казань, 1933;

К вопросу об оперативном лечении рака толстых кишок // Казан. мед. журн. 1938. № 11/12;

К технике оперативного вмешательства по поводу... // Хирургия. 1954. № 8.

Әдәбият

Николаев Г.М. Народный профессор. Казань, 1982.