Гәүдә озынлыгы якынча 40 см, авырлыгы 500 г га кадәр. Өстендә, баш һәм бүксәсендә каурый капламы кара, аскы ягы ак төстә. Томшыгы озын, туры, ян-яктан кысылган, сары-кызыл төстә. Канатлары очлы. Койрыгы кыска, туры кисемле. Аяклары кыска, кызыл.

Евразия һәм Африкада таралган. XIX – XX йөз башында Татарстан территориясендә шөлдиләрнең гадәти оя коручы төре була. Комсу сайлыклар сусаклагыч сулары астында калганнан һәм кече һәм уртача елгаларның яр буйлары кеше тарафыннан үзләштерелгәннән соң, аларның саны кискен кими. Идел, Кама һәм аларның кушылдыклары үзәнендә яши. Күчмә кош. Апрель уртасыннан сентябрьгә кадәр очрый. Яхшы оча, йөгерә һәм йөзә. Зур һәм кечкенә утрауларга, шулай ук күлләрнең саз үләннәре үскән баткаклы ярларына оялыйлар. Оясы — кабырчык һәм вак ташлар түшәлгән ачык чокырчык. Кара-коңгырт тимгелле 3–4 аксыл-сары йомырка сала. Балалары июнь башында чыга. Моллюсклар, бөҗәкләр һәм аларның личинкалары, суалчаннар, кысласыманнар белән туклана.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.