ТАССР Югары Советы Президиумының 1946 ел 3 май Указы нигезендә оештырыла. Республиканың терлекчелек хуҗалыгы белән идарә итүне гамәлгә ашыра. Кама алды, Көньяк, Көнчыгыш, Шәһәр яны җитештерү-территориаль идарәләрен, зоотехния, ветеринария, ат үрчетү, кошчылык һәм вак терлекчелек идарәләрен, административ-хуҗалык, кадрлар, планлаштыру-финанс, төзелеш һәм механикалаштыру, терлек азыгы бүлекләрен, махсус секторны үз эченә ала.

Министрлык системасына район терлекчелек бүлекләре, «Татветснабсбытторг», «Сельхозпромснаб» оешмалары, ипподром, 3 терлекчелек хәзерләүләр конторасы, 2 дәүләт нәсел үрчетү предприятиесе, 2 өлкә һәм 16 районара ветеринария лабораториясе, терлекчелек буенча өлкә тәҗрибә станциясе, Казан ветеринария фәнни-тикшеренү институты, 2 техникум, 3 авыл хуҗалыгы һәм 6 районара колхоз мәктәбе керә.

ТАССР Министрлар Советына һәм РСФСРның шундый ук министрлыгына буйсына. ТАССР Югары Советы Президиумының 1947 ел 3 март Указы белән гамәлдән чыгарыла, вазифалары ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгына тапшырыла.

Министр — Ә.М.Хөсәенов (1946–1947).

Автор – Е.Б.Долгов