Тарихы

XVIII йөздә нигезләнә. Революиягә кадәрге чыганакларда шулай ук Алан Елга, Яңа Шекше исемнәре белән дә искә алына. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет һәм 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 622,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Бөкмеш волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан – Саба районында.

Хәзер – Эзмә авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерүнең беренче елларында «Калатау-I» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ф.Әхмәтшин). 1957 елдан авылда – Молотов исем. (үзәк утары – Эзмә авылы), 1960 елдан – Киров исем. (үзәк утары – Олыяз авылы), 1994 елдан «Игенче» күмәк предприятиесе (үзәк утары – Эзмә авылы) эшли.

Халкы башлыча игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб (2003 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, мәчетләр (2003 һәм 2021 еллардан) бар.

Авыл янында археология истәлекләре – Өтернәс табылдыгы (неолит дәвере, бронза гасырның соңгы чоры), Өтернәс авыллыгы (Казан ханлыгы чоры һәм соңрак чор), Өтернәс шәһәрлеге (Алтын Урда чоры болгар ядкәре), Өтернәс каберлеге (Казан ханлыгы чоры һәм соңрак чор) табыла.

Күренекле кешеләре

Э.Г.Әскәров (1933 елда туган) – механизатор, ТАССРның атказанган механизаторы, 3 нче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 50 ир-ат;
1859 елда – 122,
1897 елда – 265,
1908 елда – 303,
1920 елда – 323,
1926 елда – 360,
1970 елда – 205,
1979 елда – 238,
1989 елда – 211,
2002 елда – 210,
2010 елда – 197,
2020 елда – 168 кеше (татарлар).