Нигез салынган вакыты билгеле түгел.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Арча волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Кәче авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда Париж Коммунасы исемендәге икенче колхоз оештырыла, 1952 елдан Молотов исемендәге колхоз составында. 1958 елдан “Дружба” колхозы, 1961 елдан “Авангард” колхозы, 1993 елдан “Авангард” күмәк предприятиесе.

Хәзер авылда даими яшәүчеләр юк.

Авыл территориясендә “Сокол”, “Тайфун” бакчачылык ширкәтләре урнашкан.