Биографиясе

1915 елның 19 августы, Казан губернасы, Лаеш өязе Иске Йорт авылы —2004 елның 29 марты, Казан.

Балалар йортында тәрбияләнә. ФЗӨ мәктәбендә укый, Казан елга техникумын тәмамлый (1938).

1947–1954 елларда Идел пароходчылыгының Казан бүлекчәсендә диспетчер.

1954 елдан «Социалистик Татарстан» газетасында күчмә хәбәрче.

1957–1975 елларда Татарстан китап нәшриятында: матур әдәбият редакциясе мөдире, 1971 елдан өлкән мөхәррир.

Бөек Ватан сугышында катнаша

Иҗаты

Сабировның беренче хикәяләре 1945 елда «Совет әдәбияты» журналында басылып чыга. 1949 елда нахимовчыларга багышланган беренче повесте — «Яшь диңгезчеләр» дөнья күрә.

Елга транспорты хезмәтчәннәренең эшен һәм тормышын яктырткан «Дүрт елга буйлап» (1951; рус теленә тәрҗемәдә «По четырем рекам», 1952), «Зур Идел туганда» (1952), «Су өстендә акчарлак» (1966), «Идел җилләре» (1975), «Җил тулсын җилкәннәргә» (1981), «Идел йолдызлыгы» (1996) һ.б. повесть, хикәя һәм очерклар җыентыклары авторы. «Хатлар язам сагынып» (1982) һәм «Хәвефле сәфәр» (1995) тарихи повестьларының төп геройлары — үзләренең романтик һөнәрләренә гашыйк яшь капитаннар.

Сабировның кайбер әсәрләре рус һәм чуаш телләренә тәрҗемә ителгән.

Медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Алтын балдаклы абыстай. Казан, 2004.

Әдәбият

Әгъләм М. Үз заманы баласы // Казан утлары. 2000. № 8.

Кәримов К. Иске Йорт аксакалы // Казан утлары. 2005. № 7.

Автор – Г.М.Габделхакова