Биографиясе

1939 елның 14 мае, Будённый районы Иске Шәйморза авылы — 2003 елның 15 апреле, Мәскәү.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1961), СССР ФАнең Җир магнетизмы, ионосфера һәм радио дулкыннары таралуы институтында (Мәскәү өлкәсенең Троицк шәһәре) эшли, 1990 елдан бертөрле булмаган ионосфера физикасы лабораториясе мөдире.

Хезмәтләре ионлашкан сфера физикасына, физик процесслар модельләштерүгә һәм кыска дулкыннарның ионлашкан сферада таралуына карый.

1967–1968 елларда Фәткуллин Космонавтлар әзерләү үзәгендә махсус сайлаудан узып СССР ФА галимнәреннән космонавтлыкка кандидатлар төркеменә кертелә.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Эмпирические модели среднеширотной ионосферы. М., 1981 (автордаш); 

Распространение радиоволн в многомасштабной неоднородной ионосфере. М., 1990 (автордаш).

Әдәбият

Советские и российские космонвты, 1960–2000. М., 2001; 

Памяти М. Фаткуллина // Новости космонавтики. 2003. № 6.

Автор — Р.Г. Усманов